Кемнәргә моның өчен субсидия бирелә, яки балалар нинди бәйрәмнәрне ярата?
Башкортстан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яңа урыннар булдыруга 43 млн сумнан артык акча алачак.
Башкортстанның белем бирү эшчәнлеген алып баручы коммерция учреждениеләренә, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча шөгыльләнүче эшмәкәрләргә яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә урыннар булдыруга 43 534 млн сум субсидия биреләчәк. РФ Хөкүмәте күрсәтмәсе белән Федераль канунга тиешле үзгәрешләр кертелде.
Илдә дәвам итүче “Гаилә елы” уңаеннан мондый уңай яңалыклар күбрәк булсын, дип телик. Чөнки балалар бакчасында узган еллар – сабыйлар тормышында иң мөһим тәрбия баскычлары ул. Режим, дәресләр, уеннар, аралашу, тәрбия сәгатьләре, танып-белү, сөйләм телен үстерү, исәп-хисапның беренче дәресләре, рухи һәм мәдәни тәрбия, иң матур сыйфатлар шул җылы коллективларда бергә үткән елларда салына бала күңеленә. Һәр бәйрәм аларның күңелендә аеруча нык истә кала. Уеннар-җырлар белән бизәлгән чаралар барышында тәрбияләнүчеләр зур шатлык кичерә, уңай тәэссоратлар ала һәм тормышта бик кирәк булачак акыл сабакларын да эләктереп кала.
Балалар бакчаларында елның һәр мизгеле искә алына.
Әйтик, әле көз дәвам итә. Илеш районы Югары Яркәй авылының 2 санлы балалар бакчасында шул уңадан күңелле итеп “Алтын көз”не бәйрәм иттеләр.
Алтын көз – елның иң якты һәм матур, балалар аеруча яраткан мизгелләрнең берсе. Көзне зурлап уздырылган шатлыклы бәйрәмнең төп кунаклары өлкән төркемдә тәрбияләнүче малалайлар һәм кызлар булды. Ә сылу Көз кызы һәм Шүрәле аларга кунакка килде.
Чара бик күңелле, чагу һәм мавыктыргыч узды. Тәрбияләнүчеләр бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
Ә иң тәмле минутлары ахырда булган икән – “Көз” сылу барлык балаларны да тәмле, сусыл алмалар белән сыйлады, дип язды безгә тәрбияче Н.Сибатова.