Уфаның “Торатау” конгресс-холлында "Киртәләрне җимереп" III Бөтенрусия форум-күргәзмәсе кысаларында Русиядә реабилитацион индустрия үсеше перспективалары турында сөйләштеләр. Анда предприятиеләргә ярдәм күрсәтүнең мөһим мәсьәләләре, яңа технологияләр кертү тикшерелде.
Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Екатерина Приезжева 2030 елга кадәр исәпләнгән реабилитацион индустрия үсешенең яңа стратегиясе каралуы турында хәбәр итте. Документны якын айларда кабул ителәчәк. Ул өлкәне модернизацияләүдә үзәк элемент булачак.
Башкортстан республикасы Премьер-министры- БР сәнәгать, энергетика, инновация министры вазифаларын башкаручы Александр Шельдяев 2022 елда, “Киртәләрне җимереп” форумының беренчесендә, төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров кушуы буенча, реабилитацион корылмалар җитештерүчеләргә комплекслы чаралар кабул ителүен билгеләде.