Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь , 22:56

Күпме сөйләсәң дә ышаналар

Узган тәүлектә Башкортстан Республикасы полициясе мошенниклыкның 21 очрагын теркәгән. Республикада яшәүчеләр 10 миллион сумнан артык акчасын мошенникларга күчергән.

Күпме сөйләсәң дә ышаналар
Күпме сөйләсәң дә ышаналар

 Сентябрьдән октябрьгә кадәр мошенниклар Уфада яшәүче 62 яшьлек ирне акчасын «махсус» исәпкә күчерергә күндерәләр. Башта аңа үзе эшләгән оешманың  директоры белән хезмәттәшлек итүче дип таныштырган кеше шалтыраткан. Имеш, абый эшләгән оешма законсыз бирелгән премияләрне яңадан исәпли башлаган һәм аңа ашыгыч рәвештә Үзәк банк белән бәйләнешкә керергә кушкан. Аннары абыйга “ФСБ” һәм “Үзәк банк” хезмәткәрләре шалтырата башлаган. Алар ир-атны аның исеменә кредитлар алырга җыеналар дип ышандырганнар «Проблеманы " хәл итү өчен ир мошенниклар тарафыннан күрсәтелгән банк бүлекчәләренә киткән, үз акчаларын исәпләрдән алып, кредит рәсмиләштергән. Нәтиҗәдә ул «махсус» исәпкә 3 миллион сумга якын акча күчергән. Тагын бер очрак Уфада яшәүче 56 яшьлек хатын белән булган. Узган елның октябрендә хатын-кыз интернетта инвестицияләр турында реклама күргән, үз анкетасын калдырган һәм тиздән билгесез кешеләрдән шалтырату алган, алар үзләрен инвестиция компаниясе хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Җинаятьчеләр аңа сәүдә мәйданчыкларында акча эшләргә һәм табышны шактый арттырырга тәкъдим иткәннәр. Ханым ризалашты һәм бер ел диярлек төрле банкларның мобиль кушымталары аша шактый акча керткән. Озак вакыттан соң, үз акчаларын алырга мөмкинлеге булмагач, ул мошенникларның корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Гомумән алганда, хатын-кыз 5 миллион сумга якын шәхси акчасын югалткан.

 Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: чит кешеләрдән алынган мәгълүматны игътибар белән тикшерегез. Әгәр дә Үзәк банк хезмәткәре булып күренүче берәрсе сезгә акчаларын янәсе махсус исәпкә күчерергә тәкъдим итә икән,белегез, бу – мошенниклар. Шулай ук исегездә тотыгыз, ФСБ хезмәткәрләре сезне беркайчан да шәхси һәм кредит тупланмаларын махсус исәпләргә салырга күндермәячәкләр. Тиз акча эшләү турында бернинди инвестиция тәкъдимнәре дә сездә ышаныч уятырга тиеш түгел. Уяу булыгыз, якыннарыгызга мошенниклык схемалары турында хәбәр итегез һәм үзегезне саклагыз!

Башкортстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото: mserdoba.pnzreg.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: