Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь , 18:54

"Бердәм Русия" лидерлары очрашты

«Бердәм Русия» партиясенең Генераль советы Секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушев һәм партиянең төбәк бүлеге җитәкчесе, Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров очрашты.

"Бердәм Русия" лидерлары очрашты
"Бердәм Русия" лидерлары очрашты

 

22 октябрьдә Мәскәүдә «Бердәм Русия» партиясенең Генераль советы Секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушев һәм партиянең төбәк бүлеге җитәкчесе, Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров очрашты. Республика җитәкчесе төбәк бүлек эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм перспективалары турында сөйләде. Эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе –  махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү. Ярдәм күрсәтүгә «Бердәм Русия»нең 2 меңгә якын волонтеры җәлеп ителгән. Сугышчыларның һәм аларның туганнарының мөрәҗәгатьләрен Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабының «кайнар линия» се буенча кабул итәләр: 8 (800) 201-89-03.

 2024 елның гыйнвар-сентябрь айларында штаб белгечләре 1 меңнән артык гаризаны эшкәрткән. Сүз СВО зонасында хәрбиләргә гуманитар ярдәм  күрсәтү, ташламалар һәм социаль түләүләр рәсмиләштерү, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү буенча консультацияләр уздыру турында бара.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция ветераннары республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнаша. Әйтик, 2024 елның сентябрендә узган җирле үзидарә органнарына сайлаулар нәтиҗәләре буенча мандатларны МХОның 35 катнашучысы алды. Бу хакта, аерым алганда, Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда сүз барды. Радий Хәбиров Владимир Якушевны 16 ноябрьдә Уфада узачак партиянең төбәк бүлеге конференциясендә катнашырга чакырды. Бу көннәрдә төбәк башкаласында шулай ук «Россия Za самбо» партия проекты кысаларында Бөтенрусия форумы һәм спорт турниры узачак.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: