Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь , 09:52

Башкортстан спортчысына дәүләт бүләге

РФ Президенты Владимир Путин Русия спортчыларына дәүләт бүләкләре бирү турындагы карарга кул куйды.

Башкортстан спортчысына дәүләт бүләге
Башкортстан спортчысына дәүләт бүләге

РФ Президенты Владимир Путин 2024 елда Париж шәһәрендә үткән Олимпиада һәм Паралимпиада уеннарында катнашып призлы урыннар яулаган Русия спортчыларына дәүләт бүләкләре бирү турындагы карарга кул куйды. Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстан спортчысы да бар: “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” беренче дәрәҗәле медаль белән республиканың адаптив спорт үзәге спортсменкасы Елена Прокофьева бүләкләнә. Ул өстәл теннисы буенча ике тапкыр дөнья, өч тапкыр Европа, күп тапкырлар Русия чемпионатлары чемпионкасы.

Фото: rttf.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: