Поездларның яхшыларында гына йөрербез!
2024 елның декабрендә Башкортстаннан Уфа–Мәскәү заманча пассажир поезды йөри башлаячак.
2024 елның тугыз аенда Башкортстанда тимер юл буенча пассажирлар ташу күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22 процентка арткан – 4,7 млн. Бу хакта бүген Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Куйбышев тимер юлы («Русия тимер юллары " акционерлар җәмгыяте филиалы) башлыгы урынбасары Дмитрий Новиков хәбәр итте.
Транспорт инфраструктурасын җитештерү базасын модернизацияләү, шулай ук хәрәкәт итүче составны яңарту хисабына алга таба бу тармакны үстерүне планлаштыралар. Ерак арага йөрүче пассажирлар комплексында төбәккә 34 яңа вагон кайтачак.
Ә 2024 елның 15 декабреннән Башкортстаннан Уфа–Мәскәү пассажир поезды йөри башлаячак, аның составында шулай ук заманча вагоннар булачак. Моннан тыш, якын арада перспективада Уфадан Туймазыга кадәр шәһәр яны поездлары хәрәкәтен оештыру, төбәк башкаласында транспорт-күчеп утыру узелларына керү юлларын төзекләндерү һәм оештыруны дәвам итәргә планлаштырыла.
Башкортстан Башлыгы Республиканың Русия тимер юллары белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.