Күргәзмә Көрәш сараенда "Русия-спорт державасы" халыкара форумы мәйданында үтә. 5 мең квадрат метр мәйданда Русия төбәкләре һәм илнең тармак компанияләре, шулай ук Беларусь Республикасы үзләренең экспозицияләре белән таныштыра.
Төбәк җитәкчесе Русиядәге яңа спорт төре - падел-теннис белән танышты. Классик теннистан аермалы буларак, уен вакытында матч артыннан тамашачылар күзәтә алырлык үтәкүренмәле стеналар файдаланыла. Шулай ук падел өчен зур булмаган кортлар һәм каты материалдан ясалган компактлы ракеткалар файдаланыла.
Республика җитәкчесе Дәүләт спорт музее күргәзмәсендә булды. Ул борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр Олимпия уты тарихына багышланган. Музейда 1980 елда Мәскәүдә үткән - Җәйге уеннар һәм 2014 елда Сочида үткән Кышкы уеннар факеллары урын алган. Башкортстан стендында төбәкнең физик культура һәм спорт өлкәсендәге мөһим казанышлары белән таныштырдылар.
Төбәк җитәкчесе Беларусь Республикасы һәм ZASPORT Русия спорт киеме җитештерүчесе фабрикасы стендларын карады. Билгеле булуынча, 2023 елда Ишембай районында "Алга" икътисади зонасы территориясендә ZASPORT тегү фабрикасы эшли башлады.
Урал спорт инвентаре заводы экспозициясе дә кызыксыну тудырды. Радий Хәбиров биредә предприятие җитәкчелеге һәм Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте вәкилләре белән аралашты. Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә тәгаенләнгән адаптив тренажерларны карады. Заводта инвалидлар өчен Русиядә аналоглары булмаган уникаль корылмалар да җитештерелә.
Моннан тыш, республика җитәкчесе форум күргәзмәсенә бал, чәй, халык кәсепчеләре изделиеләрен алып килгән республика районнары экспозицияләрен дә карады.
БР Башлыгы сайтыннан.