Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 октябрь 2024, 10:47

Владимир Путин: "Башкортстан зур спорт форумын хаклы рәвештә кабул итә"

Русия президенты Владимир Путин 17 октябрьдә "Русия-спорт державасы" XII халыкара форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

Владимир Путин:  "Башкортстан зур спорт форумын хаклы рәвештә кабул итә"
Владимир Путин: "Башкортстан зур спорт форумын хаклы рәвештә кабул итә"

Дәүләт башлыгы форумда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, нәтиҗәле хезмәт теләде.
Быел Уфа үзенең 450 еллык юбилеен билгеләве уңаеннан шәһәр халкын һәм республикада яшәүчеләрне әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Ул форумда катнашучыларның данлыклы башкорт кунакчыллыгын лаеклы бәяләүләренә, борынгы крайның тарихы, аның мәдәни мирасы, спорт традицияләре һәм төбәкнең бүгенге казанышлары белән кызыксынып танышуларына ышанычын белдерде. "Башкортстан "Спорт - киләчәккә комплекслы караш" темасы актуаль яңгыраган форумны хаклы рәвештә кабул итте",- диде.
Президент спортта яңа халыкара хезмәттәшлек алымнарын кертүнең, тигезлек һәм кунакчыллык, үзара хөрмәтнең әһәмиятен билгеләде.
-Русия тәкъдим иткән иницитиваларның атлетларга ареналарда үзләренең осталыкларын күрсәтү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирүен ассызыклыйм. Без дуслык һәм берләшү рухына баетылган ирекле һәм гадел, сәясәттән тыш спортны бәялибез һәм яратабыз. "Русия-спорт державасы" форумы мәйданнарында нәкъ шундый атмосфера өстенлек итә. Ул халыкара хезмәттәшлекне, элемтәләрне, бәйләнешләрне ныгытуга ярдәм итә. Төрле темаларга, кайберчакта гаять кискен темалар буенча да, ачыктан-ачык аралашу, иң яхшы спорт практикаларын, һәвәскәр һәм һөнәри спортны үстерүнең гыйльми методикаларын, сәламәт яшәү үрнәген алга этү идеяләрен алмашу мөмкинлекләрен бирә.

***
Пленар утырыштан соң дәүләт башлыгы Көрәш сарае мәйданында Азия шахмат федерациясе (ACF) президенты шәех Солтан бән Халиф әл Нахайян белән очрашты.

Владимир Путин:  "Башкортстан зур спорт форумын хаклы рәвештә кабул итә"
Владимир Путин: "Башкортстан зур спорт форумын хаклы рәвештә кабул итә"
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: