БР спорт министры урынбасары Артем Новиков белдерүенчә, биредә олимпия, паралимпия, сурдлимпия медальләре белән "агачлар"ны күрергә мөмкин. Стендта билгеле спортчыларның биографиясе белән танышырга мөмкин. Күргәзмә стендындагы паралимпия уеннарының 13 тапкыр чемпионы, 18 тапкыр дөнья чемпионы, 43 тапкыр Европа чемпионы Рима Баталова бите килүчеләрдә зур кызыксыну тудырган.
Биредә республика 2024 елда файдалануга тапшырган 3 спорт объекты презентациясе үтә. Алар: Фехтование үзәге, Көрәш сарае, Ишкәкле слалом комплексы. Килүчеләрдә ZASPORT брендлы спорт киемен җитештерүче фабрика мәйданы да популяр булды. Башкортстаннның җыелма командалары туган ил җитештерүчесе данын яклап, ул җитештергән киемнәрне кия.
Күргәзмәдә республиканың санлы платформасы да урын алган иде. Тармакны санлаштыру Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча башкарыла. Санлаштыру буенча Башкортстан 5нче урынны били. Күргәзмә мәйданында кунаклар - олимпия һәм паралимпия уеннары җиңүчеләре булды. Алар белән фотога төшү, автограф алу мөмкинлекләре булды. Ә шашка һәм шахмат буенча спорт мастерлары белән партия уйнау мкимнлеге бар иде.