Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 октябрь , 15:50

Меңләгән кешенең йөрәк җылысы

Курскига Башкортстаннан бишенче гуманитар ярдәм барып җитте.  

Меңләгән кешенең йөрәк җылысы
Меңләгән кешенең йөрәк җылысы

Гуманитар йөк “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекләре мәйданнарында Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтер штабларында һәм “Йәшлек Хаус” яшьләр киңлеге ярдәмендә җыелды. Башкортстанлылар Курск өлкәсендә яшәүчеләргә җылы киемнәр, аяк киемнәре, шәхси гигиена әйберләре, урын кирәк-яраклары һәм дарулар җибәрде.

  • Йөкнең күләме 10 тонна тәшкил итте! – диде республика башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин. – Бу гади генә саннар түгел. Бу – меңнәрчә кешеләрнең кеше кайгысына битараф булмавы, бу аларның йөрәк җылысы.

Исегезгә төшерәбез, август башында ВСУ гаскәрләре Курск өлкәсенә басып керде һәм анда өченче ай сугышлар бара.

Меңләгән кешенең йөрәк җылысы
Меңләгән кешенең йөрәк җылысы
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: