Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 октябрь 2024, 23:26

Барсы да бер урында

Уфа шәһәрендә “Северные Амуры” дип исемләнгән гражданнарны хәрби хезмәткә контрактка җыю буенча пункт эшли башлады.

Барсы да бер урында
Барсы да бер урында

Уфа шәһәрендә “Северные Амуры” дип исемләнгән гражданнарны хәрби хезмәткә контрактка җыю буенча пункт эшли башлады. Ничек була ул?

Хәзер РФ Оборона министрлыгы белән контракт имзалар өчен төрле адреслар буйлап белешмәләр җыеп йөрергә кирәк түгел. Хәзер боларның барсын да бер генә урында эшләп булачак. Ул Уфа шәһәренең Элеватор урамы, 15 санлы йортта урнашкан “Черемушки” сәламәтләндерү санаторие базасында урнашкан. Башкортстанда гына түгел, төрле җирдә пропискада булучы 18 яшьтән алып 65 яшькә кадәр булган ир-егетләр контракт буенча хәрби хезмәткә китә ала. Үзең белән паспорт, хәрби билет, гаилә хәле, белем турындагы документлар, СНИЛС һәм ИНН кирәк.

Үзәктә хәрби комиссариат, табиблар һәм банк хезмәткәрләре эшли. Кандидатлар максималь тиз арада медицина комиссиясе үтә, анализлар бирә, шунда ук бөтен бердәм түләүләр һәм эш хакы килә торган “Мир” картасы алачак. Шунда ук кунарга, өч тапкыр җылы аш ашарга була. Барсы да бушлай. Үзәктән хәрби хезмәт үтәсе урынга турыга алып китәләр.

РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегәннәргә бер тапкыр бирелә торган акча  күләмен Уфа шәһәрендә 300 мең сумнан 400 мең сумга кадәр арттырдылар. Шулай итеп, эш хакы белән бергә түләнә торган сумма 3 825 000 сум тәшкил итә. Контракт хезмәт турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтында яисә +7 (347) 218-19-19  номеры аша белергә була.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: