Махсус хәрби операциядә катнашучы уфалы Илдар Суфияровка РФ Президенты Владимир Путин Указы белән үлгәннән соң Русия Герое исеме бирелде. Бу хакта үз социаль челтәрләрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Өлкән лейтенант Суфияровның «Башкортстан» полкының 2 нче мотоукчылар ротасының икенче мотоукчылар взводы белән командалык итүе билгеле. Илнең Оборона министрлыгы белән контрактны ул 2023 елның маенда имзалаган. "Батыр сугышчы, көчле ихтыярлы һәм нык холыклы — хезмәттәшләренең хәтерендә шундый булып калды. Взвод белән оста җитәкчелек итте, еш кына сугышчан бурычларны дошман уты астында үтәргә туры килде. Быелның 12 апрелендә аның командалыгындагы төркем хәрби бурычны үтәгәндә берничә сәгать позицияләрен тотып тора. Өлкән лейтенант Суфияров, дошманның каты атакаларын кире кагып, берүзе кала. Әсирлеккә бирелергә теләмичә, ул үзен һәм ВСУНЫҢ өч солдатын граната белән шартлата", - дип язган Радий Хәбиров. Республика җитәкчесе шулай ук дәүләт башлыгы һәм Оборона министры Андрей Белоусовка Илдар Суфияровка югары исем бирү турындагы үтенечнамәгә игътибары өчен рәхмәт белдерде. "Сугышчының туганнары һәм якыннары турында без һичшиксез кайгыртачакбыз. Ватанны саклаучыларның гаиләләре — безнең гаиләләр",- дип ассызыклады Хәбиров.