Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 октябрь 2024, 14:27

Хезмәттәшлек өчен потенциал узр

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин белән очрашты.

Хезмәттәшлек өчен потенциал узр
Хезмәттәшлек өчен потенциал узр

10 октябрьдә Уфа шәһәренең “Торатау” Конгресс холлында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин белән очрашты. Шушы көннәрдә Башкортстанга ДХРдан рәсми делегация килүе турында хәбәр иткән идек. Алар Башкортстан Республикасы көненә багышланган тантаналы чараларда катнашалар.

Очрашуда төбәкара хезмәттәшлек турында сүз барды. Башкортстан Башлыгы хезмәттәшлек өчен зур потенциал барлыгын билгеләп үтте.

  • Без Донецк Халык Республикасының үсешен күзәтеп барабыз, - диде Радий Хәбиров. – Күптән түгел мин үзем дә эш сәфәре белән Донецкига бардым. Анда төбәкнең җитди тергезелүен күрдем. Без Русиянең яңа төбәкләренә ярдәм итүебезне дәвам итәчәкбез. Бүгенге көндә Башкортстаннан бик күпләр Донбассны яклап махсус хәрби операциядә катнаша. Донбасска гуманитар ярдәм җыюда, андагы торак пунктларны тергезүдә дә актив катнашалар.

Денис Пушилин республика халкына рәхмәтләрен белдерде.

  • Безнең өчен республика көне кысаларында Уфа шәһәренә килү – зур мәртәбә, - диде ул. – Фронтта хезмәттәгеләргә, медицина ярдәме күрсәтүчеләргә, юллар, социаль объектларны тергезүчеләргә без бик рәхмәтле.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: