Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 октябрь 2024, 21:38

Бәйрәм белән!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров  республика халкын бәйрәм белән котлады.  

Бәйрәм белән!
Бәйрәм белән!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан” дәүләт концерт залында үткән тантанада республика халкын бәйрәм белән котлады.  

“Бүген безнең белән дусларыбыз – Абхазия Республикасы президенты Аслан Бжания һәм Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин. Шулай ук, Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Соловьев бездә кунакта. Күптән түгел без анда эш сәфәре белән булдык һәм шәһәрнең үсешен күреп куандык. Кичтән урамнарда балаларын җитәкләп йөрүчеләрне, аларның йөзендә шатлыклы елмаюны күрү үзе бер бәхет”, - диде ул.

Абхазия белән дуслык билгесе булып Уфа шәһәрендә Колоннадо ачылды.

Башкортстан махсус хәрби операциядә актив катнаша: республика яугирләре яуда зур батырлыклар, кыюлык күрсәтә. 11 якташыбыз Русия Герое исеменә лаек булды. Бүгенге тантанада залда Геройларның әти-әниләре дә бар иде.

18 августта РФ Президенты карары белән “Башкортстан” полкының взвод командиры, өлкән лейтенант Илдар Суфияровка Русия Герое исеме бирелде. 12 апрель көнне каты алышлар вакытында аның командасы астында төркем берничә сәгать позициясен тота. Илдар Филарет улы ялгызы кала. Әсирлеккә бирелми, шартлаткыч белән берничә дошманны һәм үзен шартлата.

Тулырак: Радий Хабиров поздравил жителей Башкортостана с Днём Республики (glavarb.ru)

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: