“Сугышчы Рамил У. ышанычлы дус, иптәш, хезмәттәшләре өчен үрнәк һәм Ватанның чын яклаучысы”. Кырмыскалы районының Сәвәләй авылында туып-үскән ир-егет турында хәрби часть командиры Ситников СВОдан язган хатында шулай дигән. Якташларының батырлыгы һәм кыюлыгы турында район хакимиятендә сөйлиләр.
Офицер язуынча, быелның июль аенда Рамил үзенең сугышчан иптәшләре белән ВСУның терәк пунктын яулап алу буенча хәрби бурычын үтәгән. Штурм дошманның миналар уты астында барган.
Һөҗүм барышында Рамил җавап уты белән дошманның игътибарын үзенә җәлеп иткән һәм шул рәвешле күрше штурм төркемнәренә оешкан төстә ВСУ ВСУ оборонасының алгы кырыена якынаерга мөмкинлек биргән.
Зур югалтулар кичереп, дошман чигенергә мәҗбүр була. Рамилнең бүлеге сугышчан бурычны үтәгән.
Башкортстан халкы якташларына җиңүне якынайтуда ярдәм итә ала. Моның өчен Оборона министрлыгы белән контракт төзергә кирәк. Русия президенты Владимир Путин 1 августтан 31 декабрьгә кадәр СВОда катнашу өчен контракт төзгәннәргә 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Моңа кадәр Башкортстанда республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде. Шулай итеп, федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 млн 205 мең сум алачак. Өстәп әйтик, республика Башлыгы Указы белән арттырылган түләүләр срогы агымдагы елның 31 октябренә кадәр озайтылды.
Булачак контрактчылар СВОда “мөнәсәбәтләр буенча” хезмәт итә ала. Ягъни, кеше, илнең Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, туганнары һәм якыннары хезмәт иткән подразделениеләргә барырга теләк белдерә ала. Моның өчен хәрбинең иптәшләре (якыннары, туганнары) хезмәт иткән хәрби часть белән турыдан-туры килешү төзелә.
Чыганак: bashinform.ru