Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 октябрь 2024, 01:23

Башкортстаннан СВОда катнашучылар өйләнешкән

Екатерина белән Роман махсус операциядән яраланып кайткан. 

Мәләвез районы хакимиятенең Телеграм-каналыннан.
Фото:Мәләвез районы хакимиятенең Телеграм-каналыннан.

Башкортстанда СВОда катнашучылар өйләнешкән. Туй Күмертауда узган, дип хәбәр итәләр “Ватанны саклаучылар” төбәк фондының шәһәр филиалының социаль координаторлары.

Яңа гаиләне Мәләвездән БТР водителе Роман һәм Күмертаудан волонтёр оешмасында шәфкать туташы булып хезмәт итүче Екатерина корганнар. Алар фронтта хәрби бурычларын үтәгәндә яраланган. Бүгенге көндә Күмертау дәваханәләренең берсендә дәваланалар. Дәваланганнан соң кәләш белән кияү республика шифаханәләренең берсенә туй сәяхәтенә җыена.  Юлламалар алганда барлык кирәкле документларны социаль координаторлар рәсмиләштерергә ярдәм иткән.

Башкортстан халкы СВО зонасында Оборона министрлыгы белән контракт төзеп хезмәт итә ала. Русия президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр СВОда катнашу өчен контракт төзгәннәргә 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Моңа кадәр Башкортстанда республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде. Шулай итеп, федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 млн 205 мең сум алачак. Өстәп әйтик, республика Башлыгы Указы белән арттырылган түләүләр срогы агымдагы елның 31 октябренә кадәр озайтылды.

Булачак контрактчылар СВОда “мөнәсәбәтләр буенча” хезмәт итә ала. Ягъни, кеше, илнең Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, туганнары һәм якыннары хезмәт иткән подразделениеләргә барырга теләк белдерә ала. Моның өчен хәрбинең иптәшләре (якыннары, туганнары) хезмәт иткән хәрби часть белән турыдан-туры килешү төзелә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: