Көнүзәк
4 октябрь 2024, 16:22

Гадәттән тыш хәлдә югалып калмау өчен

Идел буе федераль округында гадәттән тыш хәлләрдә чара күрү буенча халыкара әзерлек үтә.  

Гадәттән тыш хәлдә югалып калмау өченГадәттән тыш хәлдә югалып калмау өчен
Гадәттән тыш хәлдә югалып калмау өчен

 

Идел буе федераль округында гадәттән тыш хәлләрдә чара күрү буенча халыкара әзерлек үтә.

 

Түбән Новгородта санитар-эпидемиологик характердагы гадәттән тыш хәлләргә тиз җавап бирүче хезмәтләрнең III Халыкара укулары старт алды. Аларны ачу тантанасында “Роспотребнадзор” җитәкчесе Анна Попова, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин катнаштылар.

 Анда санитария-эпидемиология хезмәтләре, медицина оешмалары белгечләре, фәнни һәм мәгариф учреждениеләреннән БДБ илләреннән, Африкадан, Азиядән, Европадан һәм Көньяк Америкадан 150 белгеч җыелды. Укуларда катнашучыларга видеомөрәҗәгать белән Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова чыгыш ясады.

– Инфекцияләргә каршы тору элеккечә тотрыклы социаль-икътисади үсеш юлында иң мөһим бурычларның берсе булып кала. Аны ачык һәм даими үзара бәйләнештән башка хәл итеп булмый. Аны хәл итү төрле дәүләтләрнең ачык һәм даими хезмәттәшлегенә, мәгълүмат алмашуның төзелгән механизмнарына җавап бирүнең бердәм алгоритмнарыннан башка мөмкин түгел, – дип билгеләде Татьяна Голикова.

 

 

 

Гадәттән тыш хәлдә югалып калмау өчен
Гадәттән тыш хәлдә югалып калмау өчен
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас