Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 сентябрь , 11:26

Тәрбиячегә һәйкәл кирәкми!

27 сентябрь  - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне!

Тәрбиячегә һәйкәл кирәкми!
Тәрбиячегә һәйкәл кирәкми!

27 сентябрь  - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне!

Күренекле галим, мәгърифәтче, язучы Ризаэтдин Фәхретдин шундый нәсыйхәт язып калдырган: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Бу бөек сүзләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга була.

Бәхетле балачак һәм һәр сабыйның киләчәк тормышы аны кечкенәдән тәрбия кылучының зирәклеге, сабырлыгы һәм игътибарына бәйле. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм эчке тоемлау таләп итә. Безнең заманда тәрбияче баланың беренче укытучысы да булып тора. Мәктәп программасына күз салсак, баланы кулына каләм тотып язарга, хәреф танырга, укырга нәкъ тәрбияче өйрәтә!

Моңа өстәп, ул ике тәрбияче өчен иртәннән кичкә кадәр балалар белән эшли, кече тәрбияче (няня) бурычлары да еш кына аның өстендә була. Ә шәһәрләрдә һәр төркемдә балалар саны 25тән ким түгел. Бер сүз белән әйткәндә, бүген тәрбияче булып эшләүчеләргә һәйкәл куярлык! Әмма... аларга һәйкәл кирәкми! Аларга лаеклы хезмәт хакы, ата-аналар тарафыннан хөрмәт һәм рәхмәтле булу җитә.

Тәрбияче һөнәренең престижын арттырмый торып, тәрбияле буын үстереп буламы? Булмый бит!

Хөрмәтле тәрбиячеләр! Чын йөрәктән сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә саулык һәм иминлек телибез! Тәрбияләнүчеләрегез гел шатландырып торсын, ә аларның уңышлары горурланырдый булсын!

Тәрбиячегә һәйкәл кирәкми!
Тәрбиячегә һәйкәл кирәкми!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: