Уфада макулатура җыюдан кергән акчаларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә җибәрәчәкләр. Уфа шәһәре «БумБатл» макулатурас җыю буенча Бөтенрусия акциясенә кушылды, дип хәбәр иттеләр шәһәр хакимиятендәә. Масштаблы экологик проект «Экология» милли проектына ярдәм йөзеннән «Экосистема» Бөтенрусия экологик иҗтимагый хәрәкәте эгидасы астында уза. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен макулатураны Рихард Зорге урамы, 17/3 буенча урнашкан «Фортуна» Уфа шәһәр экология үзәгенә алып килергә кирәк. Моны 27 сентябрьдә 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләргә мөмкин. Җыелган макулатураны эшкәртүгә җибәрәчәкләр, ә алынган акчалар СВО катнашучыларына ярдәмгә юнәлдереләчәк. Акциядә иң актив катнашучылар акция партнерларыннан призлар һәм сертификатлар алачак.
Фото: rg.ru