“Ишмай” позывнойлы сугышчы Сергей Зорин исемендәге танк батальонында хезмәт итә. Ул СВОг башкаланың Октябрь районы хәрби комиссариатыннан чакырылган.
“Сипайловода яшәүчеләргә зур сәлам. Гаиләмә, туганнарыма, дусларга, әти-әниемә кайнар сәлам. Танкистларны узган бәйрәмнәре белән котлыйм”.
“Ишмай” СВОга туган илне якларга дип киткән. Махсус хәрби операция башланганчы экскаваторда эшләгән, шуңа танк батальонына эләккән. Хезмәттәшләре турында “Ишмай” җылы итеп сөйли.
“Егетләрнең барысы да яхшы, без бик дусбыз, бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз, бер экипаж белән йөрибез. Җиңү безнең якта булачак”, – ди ул.
Әйткәндәй, кичә Президент Владимир Путин Русиянең атом-төш доктринасына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Русия Хәвефсезлек советының атом-төш тыеп тору буенча киңәшмәсе видеосы Кремль сайтында карарга мөмкин.
Документның яңартылган редакциясендә атом-төш булмаган дәүләт тарафыннан, әмма атом-төш ярдәме белән Русиягә каршы агрессияне аларның РФгә уртак һөҗүме буларак карарга тәкъдим ителә.
Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы/ lenta.ru