Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 сентябрь , 20:14

Башкортстанга 505 миллион сум акча бүлгәннәр

Башкортстан Республикасында урып-җыю эшләре дәвам итә.

Башкортстанга 505 миллион сум акча бүлгәннәр
Башкортстанга 505 миллион сум акча бүлгәннәр

Башкортстан Республикасында урып-җыю эшләре дәвам итә. Аларны үткәрү өчен төп акча чыганагы булып ташламалы кредитлау кала. 2024 елда төбәк аграрийларына кыр эшләренә 10,3 млрд сумнан артык кыска сроклы ташламалы кредитлар бирелде.Ел башыннан республикада кыска сроклы ташламалы кредитлау механизмын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 505,5 млн сум субсидия бүлеп бирелде,-ди БР Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.Бу чорда Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Башкортостан Республикасы аграрийларына 11,8 млрд сумлык кыска сроклы ташламалы кредитларга 363 гариза бирде. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елның 8 аенда төп банклар тарафыннан сезонлы кыр эшләрен башкаруга бирелгән кредит акчаларының гомуми күләме 873 млрд сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 16% ка югарырак. Аерым алганда, Россельхозбанк бу максатларга кредитлар күләмен 14% ка 585 млрд сумга кадәр арттырган, Саклык банкы – 20% ка 288 млрд сумга кадәр.

Белешмә

: Ташламалы кредитлау программасы АПК оешмалары тарафыннан 1 елга кадәр киметелгән процент ставкасы буенча – 7,7 дән 11,5% ка кадәр кредит алуны күздә тота, ә аны компенсацияләүгә дәүләттән субсидияләр турыдан-туры банкларга җибәрелә.

Чыганак: pravitelstvorb.ru/

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: