Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 сентябрь , 10:33

Аны хатыны һәм балалары көтә

СВОдагы якташыбызны өч тапкыр бүләкләгәннәр.

26 яшьлек Линар Гарипов Белорет районы Азналы авылыннан. Махсус хәрби операция зонасында ул медицина ротасы старшинасы булып хезмәт итә, СВОга ул үз теләге белән киткән. Өйдә аны хатыны һәм ике баласы көтә.

Линарны  Дәүләтов исемендәге медицина ротасы  старшинасы итеп тәгаенлиләр. Зур масштаблы штурмнарның берсе вакытында яралыны эвакуацияләгәндә ул мина ярчыгына җәрәхәтләнә. Ике атна госпитальдә дәваланганнан соң ул янә үз ротасына кайта.

Отпуск  вакытында сугышчы Уфада Җиңү парадында катнаша. Республика Башлыгы Радий Фәрит улы аңа генерал Шайморатов медален тапшырды. Берничә көннән бүләкләренә БРның Сәламәтлек саклау отличнигы исеме һәм медале өстәлә. Ә июльдә хәрби хезмәттә аерым уңышлары өчен Линарны Жуков медале белән бүләкләделәр.

Җиңү белән исән-имин кайтырга язсын, егетләр! 

Чыганак: "Башкорт батальоны"

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: