Моңа ышануы кыен, әмма бу чыннан да шулай. Егетләребез блиндажлар өстендә карбыз үстергән. Биредә туфрак комлы, бахча культураларына нәкъ туры килә торган. Моны Мазай атамалы хәрби дә аңлаган. Карбыз орлыгы чәчкән дә бу хакта берара оныткан. Әмма орлыклар тишеп чыккан. Җәй буе солдатлар тырышып су сипкәннәр. Каша атамалы сугышчы аеруча нык тырышкан. Күптән түгел бер карбыз җиләген өзгәннәр һәм бергәләп авыз иткәннәр. Карбыз бик сусыл һәм баллы булган.
“Экологик чиста ризык. Бер тамчы пестициды юк”, – дип шаярталар хәрбиләр.
Хәзер барысы да түземсезлек белән тагын бер карбызның өлгергәнен көтәләр.
Сугышлар арасында да күңелләренә юаныч тапкан якташларыбызга афәрин. Туган якларга исән-сау кайтырга насыйп булсын һәммәгезгә!
Чыганак: "Башкорт батальоны"