Владимир Путин Русия Кораллы көчләренең штат санын 180 мең кешегә арттырды. Шулай итеп, аның саны 2 389 000 кешегә кадәр арттырылды. Шуларның 1 500 000 – хәрбиләр. Указны тормышка ашырыр өчен Путин хөкүмәткә Оборона министрлыгы өчен чыганаклар бүлүне күзаллауны йөкләде. Президент карары 2024 елның 1 декабреннән үз көченә керәчәк.
Безнең армия сафы миллион ярымлык булгач, ул сан буенча дөньяда 2 урынга чыгачак – Кытайдан соң (2,35 млн) һәм Һиндстанны (1,4 млн), АКШны (1,32 млн) һәм КХДРны (1,35 млн) узып китәчәк.
Соңгы тапкыр президент Кораллы Көчләр штатын 2023 елның декабрендә арттырды. Ул вакытта армиягә 170 меңгә якын кеше кабул ителде.
Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Владимир Путинның армиянең штат санын арттыру турындагы Указына карата үз фикерен белдерде һәм әлеге адымның сәбәпләрен атады.
Кремльнең рәсми вәкиле аңлатканча, Русия Кораллы көчләренең саны арту илгә чикләр периметры буенча янаулар саны арту белән бәйле. “Бу Көнбатыш чикләрдә гадәттән тыш дошманлык мохите һәм көнчыгыш чикләрдә тотрыксызлык белән бәйле”, – дигән ул.
Армияне арттыру турындагы Указ кабул ителгәннән соң Дәүләт Думасында мобилизация кирәкме-юкмы икәнлеге турында әйттеләр. Оборона буенча комитет рәисе Андрей Картаполов Русия армиясенең штат санын арттыру өчен мобилизация кирәкми, дип белдерде. Аның сүзләренчә, гаскәрләр контрактчылар исәбенә тулыландырылачак.
Чыганак: lenta.ru