Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь , 21:05

Иҗади һәм фәнни интеллигенция форумы

БДБ илләренең иҗади һәм фәнни интелегенциясе XVII форумы кысаларында Бердәмлекнең гуманитар хезмәттәшлеге җитәкче органнары утырышы узды.

Иҗади һәм фәнни интеллигенция форумы
Иҗади һәм фәнни интеллигенция форумы

БДБ илләренең иҗади һәм фәнни интелегенциясе XVII форумы кысаларында Бердәмлекнең гуманитар хезмәттәшлеге җитәкче органнары утырышы узды. Утырышта Әзербайҗан республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе, БДБ илләре дәүләтара гуманитар хезмәттәшлек фонды идарәсе рәисе Полад Бюльбюль оглы, Русия президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле, фонд идарәсе рәистәше Михаил Швыдкой, МФГС башкарма директоры Анатолий Иксанов һәм Бердәмлек илләренең иҗади һәм фәнни интеллегенциясенә караган башкалар катнашты.

МФГС идарәсе агымдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады һәм өстәмә проект кертте. Ул быел янга калдырылган акча хисабына тормышка ашырылачак. «Белая трость» хәйрия фестивален сукыр һәм начар күрүче балаларга ярдәм итү өчен Диана Гурцкая фонды оештырачак.

2025 елга Фондка 115 гариза кергән, шуларның 54е ярдәм итү өчен хупланган. Дубнадагы Нанотехнологияләр үзәге яшь галимнәрне янә стажировкага кабул итәчәк. Күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре, аларның яшь хезмәттәшләре «Бердәмлек йолдызлары» һәм «Дебютлар берлеге» премияләренә дәгъва итә алачак.

Яшьләр симфоник оркестры гастроль турнесына юлланачак. Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы - Нацизмга каршы көрәштә тынычлык һәм бердәмлек елына Минскта яшь тарихчыларның җәйге мәктәбе, Санкт-Петербургта китапханәләрнең, архивларның һәм музейларның тарихи мирасын саклау буенча интеграцион форум, Бишкәктә кыска метражлы фильмнар фестивале багышланачак.

Әлеге чаралар МФГСның эш планына кертелгән, фондның идарәсендә тулысынча расланган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: