Яңавыл районы хакимияте башлыгы Салават Гыйльмиев үзенең социаль челтәрләрендә 4 ул тәрбияләп үстергән Сәләховлар гаиләсе турында язып чыккан.
Өлкән уллары Игорь – махсус хәрби операциядә хезмәт иткән, контузия алган. Сугыштан кайтып, күпсанлы авырлыкларны җиңеп, яңа эш һәм яңа тормыш башлый.
Игезәкләр Виталий белән Валерий кайнар нокталарда катлаулы операцияләрдә катнашкан.
Аларның кече энеләре Кирилл – разведчик. Махсус хәрби операциянең тәүге көннәреннән үк вакыйгаларның иң уртасында кайный диярлек. Өч ел хезмәте дәвамында ул бер тапкыр да абыйлары белән күрешмәгән, һәм менә, ниһаять, алар барысы да әти-әнисе яшәгән йортта җыелган.
Наталья белән Виктор бүгенге көндә хаклы ялда. Быел аларның бергә гомер кичерүләренә 40 ел тулган.
Чыганак: bashinform.ru