Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь , 13:03

Депутатлар СВО өчен 45 миллион сум акча җыйган

Исән-сау кайтырга насыйп булсын!

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның матбугат хезмәтеннән.

Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә 45 миллион сумга якын акча җыйган. Бу хакта парламент рәисе Константин Толкачёв  СВОдан көска вакытлы ялга кайткан Алексей Локотченко белән очрашу вакытында хәбәр итте.

“Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм күрсәтү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе, – диде Константин Толкачёв. – Депутатлар даими рәвештә алгы сызыктагы сугышчылар белән очраша. Без һәрчак аларның ихтыяҗлары турында беләбез, кирәкле әйберләрне сатып алабыз. Депутатлар 45 миллион сумга якын акча җыйды. Бу эш арытаба да дәвам итәчәк. Һәр хезмәт хакыннан акча җыю оештырыла. Барлык депутатлар да катнаша. Бу безнең патриотик бурычыбыз”. 

Исегезгә төшерәбез, Алексей Локотченко 2024 елның 13 февралендә СВОда хезмәт итү өчен  Оборона министрлыгының ирекле корпусы белән контрактка кул кую карарын кабул итте. Ул үзенә “Радий” позывноен алган. Алексей Локотченко Донбасста “Пятнашка” интернациональ бригадасында хәрби артиллерия расчеты командиры вазифасында хезмәт иткән. Сентябрьдә аның Оборона министрлыгы белән контракт вакыты тәмамланырга тиеш иде, ләкин парламентарий аны озайтырга карар кылган. “Радий" бу карарны Курск өлкәсендә барган вакыйгаларга бәйле рәвештә кабул итүен аңлатты.

Май аенда хәрби бурычын үтәгәндә Алексей Локотченко  яралана. Агымдагы елның җәендә ул  икенче тапкыр яраланган. Хәрби өйгә ялга кайта, ләкин аннары СВО зонасына юллана, анда савыгуын дәвам итә.

"Без депутатыбыз белән, аның хәрби хезмәтне ничек узуы белән горурланабыз, аны үрнәк итеп куябыз. Ул көчле рухлы, Ватанны, үз ватандашларын сакларга әзер сугышчы. Аның бүләкләренә шатландым. Яралануына карамастан, ул яңадан сафка басты. Ул – штурм отряды командиры урынбасары, алгы сызыкта тора", – диде Константин Толкачев.

P.S. Махсус операция герое булу өчен Оборона министрлыгы белән контракт төзергә кирәк. Русия президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Элегрәк Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде. Шулай итеп, федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 млн 205 мең сум алачак. Өстәп әйтик, Башкортстан Башлыгы Указы белән арттырылган түләүләр срогы агымдагы елның 31 октябренә кадәр озайтылды. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: