Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 сентябрь , 16:35

“Мин сине бик сагындым! Җиңү белән кайт!”

"Эвил"ны хатыны һәм ике улы көтә. 

“Мин сине бик сагындым! Җиңү белән кайт!”
“Мин сине бик сагындым! Җиңү белән кайт!”

Бу “Эвил” позывнойлы яугирнең улы язган хатындагы юллар. “Эвил” улы язган хатны һәрчак үзе белән йөртә. Ул аның күңелен җылытып тора.

“Эвил” атамалы хәрби 2022 елның октябреннән алгы сызыкта хәрби бурычларын үти. Тәүдә аңа хәрби комиссариатка повестка килгән, әмма соңыннан аны гамәлдән чыгарганнар. Әмма иптәшләре махсус операциягә киткәндә ул өйдә кала алмаган һәм октябрьдә үзе хәрби комиссариатка килгән. Шулай итеп ул иптәшләре белән подразделениегә эләккән.

“Коллективыбыз дус безнең. Мобилизацияләнгән хәрбиләр менә инле ике ел алгы сызыкталар, бар да тәҗрибәле. Ротадагы күп егетләребез дәүләт бүләкләренә – Батырлык Орденнары, Суворов медале – ия.

“Эвил” Мәләвез районының Җиргән авылындагы якташларына, туганнарына, якыннарына, сөекле хатыны һәм ике улына сәламнәрен җиткерә.

“Эвил”ның күкрәгендә – малаеның уенчыгы. Ул аны бөти сыман йөртә. Тәүге бөтине малае Илья үз куллары белән бәйләгән, әмма хәрби аны яуда югалткан.

“Мин сезне бик яратам, сагындым. Җиңү безнеке булачак!” – ди “Эвил” якыннарына.

Әйткәндәй, шушы көннәрдә “Война с фейками. Башкортостан” Телеграм-каналы чираттагы хәбәрен бастырды. Анда “Мобилизациянең яңа дулкыны сентябрьдә старт алачак. Массакүләм чакырылыш турындагы приказга республика Башлыгы кул куйган” дигән ялган хәбәргә ачыклык кертелгән.  

Беренчедән, субъект башлыклары хәтта алар җитәкләгән федерация субъектларында да мобилизация чараларына старт бирергә вәкаләтле түгел. Икенчедән,  оборона министры Андрей Белоусов һәм Русия Президенты Владимир Путин берничә тапкыр яңа мобилизация кирәк түгел, ә РФ Хәрби Көчләренең ихтыяҗлары ирекле кешеләр тарафыннан тулысынча каплана, дип әйттеләр.

Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: