Сайлау хокукын бәяләп бетермибез икән...
СИЗОда булган кешеләр белән сайлауларның ничек узуы турында шул темага багышланган брифингта Иҗтимагый күзәтүчеләр комиссиясе Рәисе Галин Олег Сергеевич һәм аның урынбасарлары Вадим Хәмәтханов һәм Ильмира Нәбиуллина сөйләде.
Олег Галин, Иҗтимагый күзәтүчеләр комиссиясе Рәисе:
- Кемнәр сайлау хокукына ия, ә кемнәр – юк? Сайлауда катнашу актив һәм пассив формада була. СИЗОда исә ул –актив формада.
Суд карары буенча җинаять җәзасына тарттырылганнар сайлау хокукына ия түгел. Ә әлеге вакытта Тикшерү изоляторында тикшерү узучылар, ведомство дәваханәсендә, холык төзәтү үзәкләрендәге, полиция бүлекләрендә 48 сәгатьткә тоткарланган, махсус приемниклардагы, мәҗбүри эшләргә тәгаенләнгән, судметпсихологик экспертиза үтүчеләр, психиатрия дәваханәләрендә суд карары буенча дәваланучылар тавыш бирә. Суд аларны гаепле дип тапканга кадәр кадәр алар сайлауда катнаша ала.
Андый урыннарда да шундый ук сайлау участоклары эшләнгән. Өй арестында булган кешеләр өчен дә сайлау шартлары булдырыла.
Сак астында булуга карап түгел, кешеләрнең активлыгы, үз теләге буенча, СИЗОда сайлаулар 100 процент активлыкта үтте.
Иртәнге 8дә башланган сайлаулар озакка сузылмады, сәгать 10га тәмамланды. Камерада утыручыларга ул ташкапчыктан кешеләр арасына чыгып керү дә бәйрәм. Анда да музыка уйнап тора.
“Уфимский централ”да сәгать 13кә сайлау тәмамланды. Анда төрле төбәкләрдән булган кешеләр утырса да, аларның теләк белдерүенә карап, бу сайлауларда катнаштылар. Бу эш тә җайга салынган.
Бүген 4 СИЗОда да тавыш бирү оештырылган һәм күзәтүчеләр быел беренче тапкыр анда да катнашканнар. Бу тәҗрибә белән Вадим Фоат улы бүлеште.
- Безнең күзәтү комиссиясе мондый учреждениеләрдә сайлауларның имин барышын күзәтте. Сайлауда катнашырга теләк белдергәннәр барысы да үз тавышын бирде. Каршы килүчеләр булмады, ә Ил Президентын сайлаганда, сирәк булса да, баш тартучылар булган иде. Без моный учреждениеләргә керүчеләрдән беренчеләр булдык. Бернинди дә хәл-вакыйгалар тумады, барысы да штатный режимда тавыш бирделәр.
Олег Галин:
- Сайлауларда катнашау СИЗОлардагы кешеләрнең конституцион хокуклары. Аннары, җинаятьче белән җинаятьче дә аермалы. Кем ничек, ни сәбәпле рәшәткә артына эләккән бит, анысын да онытмаска кирәк. Төрмәләрдә юкка чыккан кешеләр генә утырмый. Җинаятьче белән җинаятьче аерылып тора.
Алар безнең җәмгыятькә ачуланып чыкмасалар, безнең тормыш тынычрак булыр. Ирекләре чикләнгән кешеләр турында хәстәрлек күрү – ул үзебезнең киләчәк тормыш турында хәстәрлекләү.
Автор фотолары.