Русия армиясе хәрбие, кече сержант Андрей Казанок СВОда яраланганнан соң төрле класстагы 18 минаны зарарсызландырган. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә.
Ул ВСУ позицияләренә һөҗүм әзерләгән хезмәттәшләренең хәрәкәт юлларын разведкалау бурычын үтәгән.
Районны миналардан зарарсызландырган вакытта Казанокның төркеме Украина беспилотниклары һөҗүменә дучар булган. Сержант яраланган, әмма үзенә беренче ярдәм күрсәткәч, миналардан зарарсызландыруны дәыам иткән.
Нәтиҗәдә Русия армиясенең хәрәкәт итү районы шартлаткычлардан чистартылган, безнең штурмовиклар үз бурычларын шәхси состав һәм хәрби техника арасында югалтуларсыз үтәгән.
Чыганак: lenta.ru