Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 сентябрь , 16:46

БДМУда тактик медицина үзәге ачылачак

Бу уку елыннан башлап Башкорт дәүләт медицина университетында Тактик медицина үзәге эшли башлаячак.

Медицина хезмәткәрләре һәм сугышчан тәҗрибәгә ия белгечләр колледж һәм вузлар студентларын тактик медицина һәм гадәттән тыш хәлләр шартларында беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәчәк.

Махсус хәрби операцияне узган хәрбиләр дә остаз ролен башкарачак. Алар зур теләк белән бу эшкә кушылырга ризалашкан. Бу егетләр –  яу яланында сугышчан иптәшләрен үлемнән коткарган  кешеләр. Һәм бу, чыннан да, бәяләп бетергесез тәҗрибә. 

Чыганак: t.me/zabelinm |Максим Zабелин Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: