Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 август 2024, 12:27

Һәркем күңеле белән – волонтёр

Гөлнара Рәшит кызы Мөрсәлимова –  идеяле волонтёр, Федоровка районы активистларының ирекмәннәр хәрәкәтендә катнаша.

“Бер вакыйгадан башланды бу: 2022 елның көзендә  әнием яшәгән Урыс Коры Изәге авылында ятим ир-егетне мобилизацияләделәр. Мин ара-тирә аңа посылкалар җибәрә башладым.  Гуманитар ярдәм җыю пунктына килеп, анң өчен дә, башкалар өчен дә посылкалар җибәрә идем. Пунктта буш куллар җитмәвен еш күрә идем. Шуннан  М. Шәйморатов исемендәге штаб җитәкчесе Е. Власовага ярдәмемне тәкъдим иттем. Шулай итеп даими рәвештә йөри башладым, башкалар белән хәрбиләргә посылкалар, ярдәм җыю белән шөгыльләндем. Моңа кадәр Урыс Коры Изәге авылында яшәүче туганым Ф.Р. Гатауллина район хакимиятенә  СВО ихтыяҗлары өчен кирәк-яраклар тегү өчен цех ачуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Әмма гаилә сәбәпләре аркасында ул балалары янына Себергә китте һәм аның бу уе “эленеп” калды дигәндәй.

Штабта егетләргә посылкалар җыйганда мин аларга тагын ничегрәк ярдәм итеп була икән дип озак уйландым. Шуннан Фирүзә Рәис кызы уен тормышка ашыру идеясе башка килде. Бу эштә миңа “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсенең  Федоровка районы җирле бүлекчәсе сәркатибе Н.С. Власова ярдәм итте. Аның белән бергә без район хакимияте урынбасары Эдуард Наил Улы Салишевка мөрәҗәгать иттек, ул, үз чиратында минем идеямне хуплады. Күп тә үтми район хакимияте  безгә бина бүлеп бирде, анда кием тегү өчен өстәл урнаштырылды. Өстәл ясар өчен материаллар шәхси эшкуар   И.Р. Тарасюк акчаларына сатып алынды. Федоровка районы ветеринария станциясе хезмәткәрләре бинада эретеп-ялгау эшләре белән булыштылар, ут керттеләр. 550 сум күләмдәге тәүге финанс Ишбүләк авылы фельдшеры  Р.Г. Акчуринадан килде. Аның артыннан башка битараф булмаганнар ярдәм итә башлады. Р. А. Арсланбаева мәчеттән берничә ханымны алып килде. Без авылда бер-беребезне яхшы беләбез, шуңа, киңәшләшеп,  уртак җиңүгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә уйладык. Бинаны әзерләгәч, солдатларыбызга эчке кием тегү өчен барлык кирәк-яракларны сатып алдык. “Иң мөһиме – башларга, аннары эш “хутка” китәр”, дип уйладым мин. Шул рәвешле Федоровка районында “Шьем для солдат” тегү цехы ачылды. Ул бүгенгәчә эшләп килә. Бу изге эштән беркем дә битараф калмады.

Башта тегү машиналар юк иде, без цехта кием-салымны кисә идек, аннары ул выкройкаларны  тегә белгән хатын-кызларга өйләренә таратып чыга идем, берничә көннәр әзер әйберләрне барып ала идем. Тегүчеләр бригадасы көннән-көн арта иде. Соңрак   кайгыртучан халык күрсәткән финанс ярдәмгә безгә ике кул тегү машинасы алып бирделәр, шул вакыттан алып без цехта тегә башладык. Бераздан  эчке киемгә өстәп яңгырдан саклана торган дождевиклар тегә башладык.

Башка авыллар волонтерлары да кушылды. Толстовкалар, флистан баш киемнәре тегәбез. Безнең цех берничә тапкыр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

"Барысы да фронт өчен!" – шигаре белән эш итәбез. Сыер ите сатып алабыз – тушенка ясыйбыз, сало –сатып алабыз  да, тозлап ысларга бирәбез, кәбестә сатып алабыз – шулай ук тозлыйбыз. Мәгариф бүлегенә (җитәкчесе Р.Т. Исмәгыйлев) азык-төлек блогы өчен рәхмәт белдерәбез. «Эш киемнәре комбинаты» АҖ генераль директоры Д.Б. Басовка синтепон өчен рәхмәт әйтәбез. Синтепоннан мендәрләр, юрганнар, матраслар ясыйбыз.

Без район хакимиятенә, "Уңыш" авыл хуҗалыгы предприятиесе  җитәкчесе И.М. Дашкинга, “Уют” сәүдә үзәге һәм “Шанс“ кибете җитәкчесе И.М. Халитовка, шәхси эшкуар Ф. Т. Мөхәммәтҗановка һәм башкаларга рәхмәтлебез. Җыелган хәйрия акчаларына без СВО зонасына бензопычкылар, җылыткычлар, бинокльләр, ачкыч җыелмалары, зур булмаган төнге күрү приборы һәм башка бик күп әйберләр сатып алдык һәм җибәрдек. Бүген безнең берләшмә 25 торак пунктны берләштерә. Без балалар белән патриотик темаларга сөйләшәбез, батырлык дәресләре үткәрәбез. Федоровка авылының 2нче мәктәбендә балаларны маскировка челтәрләре үрергә өйрәттек.

Битараф булмаган һәркемне волонтёрлар сафларын тулыландырырга чакырабыз. Барлык ирекмәннәргә, битараф булмаган кешеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бер-беребезгә ярдәмләшеп эш иткәндә без теләсә нинди дошманны җиңәчәкбез. Русия нык торачак, ул җиңелмәячәк!”

 

Интервьюны җәмәгать эшлеклесе Зәлифә Барлыбаева язып алды.

Читайте нас: