Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 август , 12:42

Башкортстан офицеры Никита Петров - Русия Герое

Исән-имин кайтыгыз!

Махсус хәрби операциядә катнашучы Хәйбулла районының Новопетровское авылында туып-үскән Никита Петров Русия Герое исеменә лаек булган. Югары бүләкне хәрбигә Русия оборона министры Андрей Белоусов тапшырды.

2022 елның 24 февраленнән  гвардия десант-штурм полкының парашют-десант взводы командиры лейтенант Петров Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операциядә актив катнаша.

2023 елның июнендә аның взводы Луганс халык республикасында дошманның 17 хәрбиен юк итеп, үзебезнекеләр арасында югалтуларсыз ВСУның ”опорнигын” уңышлы басып алган. Аның кыюлыгы һәм стратегик фикерләве нәтиҗәсендә мөһим разведка мәгълүматлары алынган, бу һөҗүмнең алга таба уңышын тәэмин иткән.

2023 елның августында Петров, разведка өчен квадрокоптер кулланып, дошманның ике диверсия-разведка отряды хәрәкәт итүен ачыклаган. ДРГ отрядын  безнекеләр уратып алгач, ул 9 неонацистны юк иткән һәм 2сен әсирлеккә алган. Нәтиҗдә штурм төркеме  2 пикап, 20дән артык тере көчне юк иткән, ике неонацистны әсирлеккә алган, калганнары качкан. Бу сугышта офицер шәхсән 6 "всушник"ны юк иткән. Аның гамәлләре бу яуда хәлиткеч булган.

2023 елның августыннан октябрь аена кадәр аның взводы дошман һөҗүмнәрен кире каккан, дошманга шактый зур югалтулар китергән. Офицерның кул астындагы шәхси состав белән дөрес җитәкчелек итүе һәм артиллерия утына шәхси төзәтмәләр кертүе нәтиҗәсендә 3 танк, 4 хәрби бронемашина һәм Украина Кораллы көчләренең 50дән артык хәрби хезмәткәре юк ителгән. Тере көчен һәм техникасын югалтып, дошман бу юнәлештә һөҗүмне үстерә алмый һәм элек биләгән чикләргә чигенергә мәҗбүр була.

"Никита хәрби хезмәтне 2013 елдан бирле уза. Ул хәрби хезмәтне аңлы рәвештә сайлаган һәм бу еллар дәвамында аны лаеклы башкара. Барлык якташлар исеменнән батыр һәм кыю сугышчыны шундый югары исем бирелүе белән чын күңелдән котлыйм. Аның батырлыгы белән сокланабыз, горурланабыз һәм һичшиксез кече ватаныбызда сәламәт килеш җиңү белән кайтуын көтәбез», — дип язган Хәйбулла районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәрипов.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Моңа кадәр Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде. Шулай итеп, федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 миллион 205 мең сум алала.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: