Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 август , 11:42

Ык аша күпер һәм чөгә маймычлары турында...

Башкортстан белән Татарстан арасында күпер ныгытыла.

Ык аша күпер һәм чөгә маймычлары турында...
Ык аша күпер һәм чөгә маймычлары турында...

Башкортстан белән Татарстан арасында күпер ныгытыла.

 

Ут күрше ике республиканы тоташтырып торучы Ык елгасы ярларында эш башлана. Чөнки  Башкортстанның «Стройблоктехнология» компаниясе Ык елгасы аша үтүче  Октябрьский — Урыссу автомобиль юлы күперен төзекләндерү эшенә тотына. 975 млн сумга төшкән контракт буенча эш 2026 елның октябрь ахырына төгәлләнергә тиеш.

Конкурста башта 4 компания катнашкан. Нәтиҗәдә «Стройблоктехнология» компаниясе эшкә керешә.

Төзелеш эшләре республика бюджетыннан финанслана. Проект 2022 елда «Мостпроектсервис» компаниясе тарафыннан төзелгән. Заказчик – Башкортстан Республикасы юл төзелеше хуҗалыгы идарәлеге. 

Ике араны тоташтырып торучы күпер 238,5 м озынлыкта. Подрядчик таушалган конструкцияләрне — яр буе һәм башка ныгытмаларны, асфальт катламын һәм трассаның күпергә алып килеп җиткергән өлешен ныгыта.

Эшләр барышында Башкортстанның да, Татарстанның да авыл хуҗалыгы җирләре кулланылып торачак. Бу хуҗалыклар күргән зыянны каплату сметага кертелгән.

Шулай ук, подрядчик, эшләр тәмамлангач, Түбән Кама су саклагычына, экологик зыянны каплату өчен чөгә (стерлядь) маймычларын үрчетүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Фото: rosavtodor.gov.ru, tatar-inform.ru

Ык аша күпер һәм чөгә маймычлары турында...
Ык аша күпер һәм чөгә маймычлары турында...
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: