Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 август 2024, 15:38

“Ватанны саклау – изге эш”, – ди “Татар” позывнойлы яугир

Әйе, хак сүзләр әйтә яуда курку белмәс егет. Җир йөзендәге һәр кешегә үз Ватаны изге, якын һәм кадерле.

Безнең халыкта ватанчылык тойгысы җир, тел, иман белән бергә үрелгән. Моңа халкыбызның әкиятләреннән алып эпик комарткылары булган үлемсез эпослары дәлил. Нәфис әдәбият, тормыш үзе дә шуны исбат итә. Башкорт халык җыры “Азамат”та:

“Кайда гына бармый, ниләр генә күрми

Ир-егеткәй белән ат башы...”  – дип йөрәк сүзен, кайнар хисләрен,  кичергән-күргәнен, олы тарихын, данлы-шанлы-канлы үткәнен юкка гына җырга салмаган халкыбыз.

Ир-егетләрнең, яугир-азаматның аягы басмаган урын бар микән Җир шарында? Юктыр...

Илсөярлеге, Ватаны өчен җанын фида кылыр холык-сыйфаты каннан киләдер ир-атларыбызга. Алар һәрвакыт Ватаныбыз иминлеген саклап, кыю яуга күтәрелгән.

Тарих – куласа. Бүген дә дөньялар тыныч түгел. Иң куркынычы – фашизм дигән кара көч баш калкыта, бөтен изге төшенчәләрне юк итмәкче булып шаша.

Фашизм йогынтысыннан үз халкыбызны саклар, яклар, киләчәгебезне имин итәр өчен илебез олы яуга күтәрелде.

2022 елның 24 февралендә Русия Президенты  Владимир Путин МХО игълан иткәч тә курку белмәс “Татар” позывнойлы егет тә  яуга юллана. Үзен хәрби комиссариатка чакыргач: “Мине ил чакыра икән, һичшиксез, хәрби бурычымны үтәргә тиеш”, – дип җаваплый кыю ир узаманы.

Чынлап та кыю яугир яуда да сынатмый. Бүген аның күкрәген “Махсус хәрби операциядә катнашканы өчен”  һәм Шәйморатов генерал медальләр бизи.

Илдар Әдһәмов Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында туып-үсә. Гаиләдә биш малай тәрбияләнә. Тик Илдар 7 яшендә әтисез кала. Әниләре улларын ялгызы карап үстерә. Илдар иң кечесе булгач, абыйлары арасында иркә, шаян, шук малай булып үсә.

Үз фикерен кыю әйтеп, үз сүзендә торучан үсмер бер җирдә дә югалып калмый. Әлбәттә, абыйлары да аны каты таләпләр куеп тәрбияләргә тырыша. Төрле чаклар булгалый, абыйлары кирәк урында тиргәп тә алган. Аларның әйткәннәре файдага гына була. Шлай алар иркә энелерендә тәртип, түземлелек, сабырлык сыйфатларын тәрбияли. Мәктәпне тәмамлагач,  Илдар Волгоград өлкәсендә водитель булып хезмәт итә.

Хатыны Айгөл белән Салават шәһәрендә яши.   Элария исемле кыз үстерәләр. Аңа – өч яшь. Әтисе яуга киткәндә аңа яшь ярым гына була. Ата кеше яуга кадәр Себер тарафларында вахта ысулы белән эшли. Әле “Татар” яуда солдатларга кирәк-ярак ташучы – водитель бурычын үти.

–Бүген Ватанымны саклап, шушы Донецк Халык республикасында йөрим икән, димәк, язмышым шулай кушкан. Сез тыныч йокласын өчен безгә монда булырга язган. Әлбәттә, төрле чаклар була, барысын да күрергә туры килә. Әмма бирешергә ярамый. Җиңүгә кадәр барырга тиешбез, – ди “Татар” позывнойлы яугир.

Әйткәндәй, яугир туган якларына ялга да кайтып китә. Шул мәлдә укучылар белән мәктәптә очраша. Аларны  кызыксындырган сорауларга җавап биргән. Бик истәлекле һәм дулкынландыргыч очрашу булган. Яугир сентябрь аенда тагын кайтырга җыена. Барысы да  ашкынып көтә.

–Якташлар белән еш очрашып торасызмы? – дип сорыйм яугирдән.

–Әлбәттә, без монда бик күпбез. Башкортстаннан 80 процентка якын егетләр яуга килгән. Үзара бер-беребезгә ярдәм итеп, хәлебезне белешеп торабыз. Үзем күбрәк төрле тарафларга кирәк-ярак ташыгач, барысы белән дә күрешеп, сөйләшеп торам. Кулдан нәрсә килә, барысын да эшләргә тырышам. Вакытым булса, егетләргә төрле тәмлекәчләр пешерәм. Үзем пешеренергә яратам. Төрле халык ризыклары рецептлары буенча да пешергәлим. Туган якны сагыну тойгыларын ничек тә басарга кирәк бит.

Шулай үзебезнең ризыкны авыз  иткәч, сагышлар басылгандай була. Ярый әле һава торышы коры тора. Яңгыр бик сирәк булды. Безгә Русия почтасы да килә. “Өмет” гәзитен укыйбыз. Әлбәттә, вакытыбызга карап. Бар мәгълүматны белеп барырга тырышабыз.

Башкортстан Хөкүмәтенә һәм халкыбызга рәхмәт, алар безгә төрле яклап ярдәм кулы суза. Хәтта артык ипине  ташламыйбыз, мондагы авыл кешеләренең балаларына бирәбез. Икмәк – изге ризык бит.

Бушрак вакыт барлыкка килү белән туганнар белән дә сөйләшеп торабыз. Үзем күбрәк Фәнүр абыемның хатыны Гөлназ белән аралашам. Чөнки ул мине  кирәкле киңәшләре белән дәртләндереп җибәрә. Ничектер җиңгәм белән сөйләшеп алсам, күңелгә җиңел булып кала. Әниемә – 73 яшь. Аны артык борчымас өчен, җиңгәм аша хәбәрләшеп торам. Ул укытучы булып эшләгәч, күп сорауларыма анык кына җавап бирә. Мине аңлап, тыңлый да белә. Шуңа күбрәк аңа шалтыратырга тырышам.

Әлбәттә, үзем бик борчылып, төшенкелеккә бирелә торганнардан түгел, башкаларны да дәртләндерергә тырышам. Чөнки без ныклы аякта басып торырга тиеш. Яшьрәк егетләрне дә шулай илһамландырабыз. Без бит – илен яраткан,  туган төяген саклаган, ватанчыл ир-атлар бит. Бирешергә тиеш түгел, ничек кенә булса да.

Бүгенге яшьләргә дә әйтер теләкләрен җиткерде “Татар” позывнойлы яугир.

–Иң беренчедән, шуны әйтер идем, спорт белән шөгыльләнергә, күбрәк хәрәкәттә, кыю булырга, көчле ихтыярлы, ныкышмалы, үз фикереңне әйтеп, максатыңа ирешергә кирәк. Туган илебезне яратырга, хөрмәт итәргә, күп укырга кирәк. Белемле булу бик мөһим. Хәзер – технологияләр сугышы мәле. Шуңа бар яктан әзер булып, чыныгып һәм белемле булып үсү бик мөһим. Җиңү безнеке блачак, Алла бирсә, көтегез безне!

Амин, теләкләрегез тормышка ашсын!

 

 Зөһрә ХӘКИМОВА,

Русия һәм Башкортстан Журналистлар союзы әгъзасы.

Читайте нас: