Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 август , 12:29

СВО ветераны сугышчыларны нәрсә борчуын сөйләде

2022 елның феврале бар тормышыбызны үзгәртте...

Махсус хәрби операция ветераны һәм “Ватанны саклаучылар”  фондының төбәк бүлекчәсенең Башкортстандагы социаль координаторы Олег Муфтахутдинов сугышчыларны борчыган төп сораулар турында сөйләде.

“Безнең ветераннарны башлыча юридик мәсьәләләрне хәл итү кызыксындыра. Хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын ничек рәсмиләштерергә, таныклыкны ничек алырга һәм башкалар. Һәркемнең “А”дан “Я”гә кадәр озатып йөрүче  үз соцкоординаторы бар. Без тулысынча “Вагнер” шәхси хәрби компания сугышчыларын озатып йөрибез, алар бүген Русия Оборона министрлыгы линиясеннән махсус хәрби операциядә катнашучылар  кебек үк статуска ия”, – дип хәбәр итте ул “Честно говоря” тапшыруында.

Олег Муфтахутдинов СВОга 2022 елда киткән булган. Фронтта штурм отрядының командир урынбасары вазифасын биләгән. Артемовск һөҗүме вакытында хәрби бурычын үтәгәндә авыр яра алган. Исән калган, әмма кулын саклап калу мөмкин булмаган.

“Бахмут тирәсендәге яуда 2022 елның 29 ноябрендә яраландым. Без чираттагы блиндажны алдык, тик, кызганычка карш, соңыннан безнең төркемне Польша миналары “каплады”. Алгы сызыкка мин физик яктан кайта алмыйм инде, әмма без тылда СВОда катнашучыларга ярдәм итәбез, я яраланып, я отпускка кайткан геройларыбызга булышабыз”, – ди Олег.

Исегезгә төшерәбез, Русия президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды.

Моңа кадәр Башкортстанда республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде. Шулай итеп, федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 млн 205 мең сум алачак.

Кызыксындырган сорауларны Ситуацион үзәкнең номерлары – 122 яисә (347) 218-19-19 буенча; сайлап алу пунктына (347) 248-29-31  шалтыратып  бирергә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: