“Башкортостан” мотоукчылар полкы сугышчылары подразделениеләрнең берсендә самолет һәм вертолет тибындагы БПЛА җыю һәм ремонты буенча остаханә корганнар, шулай ук разведка һәм башка төрле дроннар операторларын укытуны оештырганнар. Бу хакта хәрби корресспондент Азат Садрыев хәбәр итә, ул әлеге вакытта БСТ каналының съемка төркеме составында СВО зонасында командировкада.
БПЛА операторларына СВО зонасында ихтыяҗ зур. Алар күктәге техниканы һәм тере көөчне генә юкка чыгарып калмый, алар разведка эшләре дә алып бара.
БСТ журналистларына сугышчылар башкорт хәрбиләре камилләштергән беспилотник моделен күрсәткән. Алар дронга өстәмә дүрт двигатель урнаштырган. Хәрбиләр алгы сызыктагы шәхси тәҗрибәләрендә аларга нинди беспилотниклар кирәклеген аңлаган. Моннан тыш, алар “йомшак” урыннарын һәм гомумән төзелешен белер өчен трофейлы квадрокоптерларны өйрәнә.
“Алгы сызыктан егетләр безгә трофейларны җибәрә, без аларны сүтәбез һәм җыябыз. Менә бу “кош” – FPV-дрон, камикадзе. Ул шартламаган. Без аның двигательләрен, контроллерларын алмаштырдык. Аларны кире озатмакчыбыз, әмма буш килеш түгел. Анда граната урнаштырдык, якынайганда ул ачыла. Өч секунд – һәм бетте”, – ди “Матрос” позывнойлы сугышчы.
Остаханәдә эшләгән һәр сугышчы компьютерлар һәм электроника белән мавыккан. Аларның барысы да техник белемгә һәм эш тәҗрибәсенә ия, шул исәптә авиация өлкәсендә дә. Шуңа кулларына дустанә булмаган илләр беспилотниклары эләккән хәлдә кызыксынулары аңлашыла. Дронның электрон эчлегендә берәр кызык деталь ачыкланса, аны кулланалар.
“Бу GPS системасы, ул “баба-яга”га куела, “старлинк”ка кушыла һәм безнең сугышчыларга шартлаткычлар ыргыта. Япониядә җитештерелгән, Канададан кайтарыла. Менә монда серияле номеры күренә. Монда без чипларны алмаштырабыз, паять итәбез һәм егетләргә алгы сызыкка озатабыз. Шул рәвешле станцияләрне һәм башка җиһазларны ремонтлыйбыз”, – дип аңлата “Астрал” позывнойлы хәрби.
“Астрал” сүзләренчә, остаханәдә булуларына карамастан, алар да хәвефкә дучар. Дошман ягы беспилотниклар электроникасына агулы матдәләр белән капсулалар “тегә” һәм шул рәвешле инженерлар белән көрәш алып бара. Шуңа трофейлы БПЛА белән сак булырга кирәк, дип полкташларын кисәтә “Астрал.
Чыганак: bashinform.ru