Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 август , 08:00

"Якыннарыннан хәбәр көткәннәр сабыр булыгыз!" -ди "Терминатор".

Бер ел хезмәт иткәннән соң беренче тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан хәрби белән сөйләшү нәкъ позывноена бәйле башланды.

"Якыннарыннан хәбәр көткәннәр сабыр булыгыз!" -ди "Терминатор".
"Якыннарыннан хәбәр көткәннәр сабыр булыгыз!" -ди "Терминатор".

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәркайсының позывное барлыгын беләбез. Берәүләре аны туган ягына, авылына, ә икенчеләре хезмәтенә, сәләтенә, я булмаса милләтенә бәйләп сайлый. Илеш районында хаклы ялда тыныч кына умартачылык белән шөгыльләнгән абзый махсус хәрби операция зонасында  “Терминатор”га әйләнгән. Шуңа күрә бер ел хезмәт иткәннән соң беренче тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан хәрби белән сөйләшү нәкъ позывноена бәйле башланды.

- “Терминатор” киносына шулкадәр мөкиббән киткән идеңме әллә? - дим. Ни дисәң дә, 60 яшьтән өстәге кеше бит... Рәхәтләнеп көлә.

-Үзем уйлап чыгармадым. Егетләр такты. Тарихы болайрак булды ул аның. Әзерлек зонасында зур йөк машинасын бушатырга куштылар. Авылда туып, эшләп үскән кеше бит мин. Беләктә көч бар. Тәмәке тартмыйм, эчмим. Егетләр берәм-берәм хәлдән тайды, ахырда берүзем эшләп калдым. Шунда арадан берсе: “Кеше түгел бит син – Терминатор! - ди. - Позывной уйлап та интекмә, “Терминатор” булырсың!” Шулай китте инде...

“Терминатор”га сәламәт тормыш алып баруы хәрби зонада нык ярдәм итә. Бронежилет киеп, корал белән йөгергәндә дә күп яшьләрне артта калдыруын берчә мактанып, берчә сызланып сөйли ул.

-Барысы да түгел, әмма физик яктан йомшаграк шул егетләр. Шәһәрнекеләр арасында да, авылныкылар арасында да очрый андыйлар. Телефонга текәлеп утырасы урынга беләкне ныгытсалар отылмаслар!- ди.

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” булуын да үз мисалында исбатлый “Терминатор”.  Корал тотып алгы сызыкка бер атнага кереп чыкканнан соң бер атна ял итеп алырга вакыт бирелә. Шул ял вакытларында үзе кебек үк яшьтәше-хезмәттәше белән бура бурап, мунча салганнар.  Балта остасы гына түгел, сварка эшен яхшы белүе дә бик ярап тора. Мунчаның мичен кадәр тимердән үзе эшләгән. Ә аннан соң, командование таләбе буенча, ул мунчаны чокып, җир астына төшергәннәр...

-Якташларың-илешлеләр бармы соң янәшәңдә?-дип дәвам итәм сораштыруларны.

-Илештән бер егет бар. “Паук” позывнойлы. Ул соңрак килде. Якташлар булуыбызны очраклы рәвештә, чираттагы гуманитар ярдәм килгәч, ачыкладык. Югары Яркәй, Рсай авылларыннан җибәрелгән “гуманитарка” тартмаларының берсе аның адресына юлланган иде.

-Гуманитар ярдәм озатучыларны һәрвакыт бер сорау борчый: “Барып җитә микән соң?” диешәләр. Димәк, барып җитә.

-Әйе, ул яктан Башкортстан җитәкчелегенә дә, якташларга да зур рәхмәт җиткерәсе килә. Күп килә, бик күп. Төрле әйбер җибәрәләр: одеаллар, мендәрләр, кием-салым, носкилар, дарулар һ.б. Олы яшьтәге апалар оекбашлар бәйләп, эченә өчпочмаклы хатлар тыгып җибәрә. Яшьләр йон оешкбашны бик киеп бармый. Мин үзем суык вакытта өч пар йөртәм инде. Берсе – аякта, икесе - рюкзакта. Хатларын бергәләп укыйбыз. Укучылар да яза. Язу рәвеше балаларныкы булса да, эчтәлеге өлкәннәрчә. Әйтеп яздырганнары күренеп тора. Әмма ул хатларны укыганда барыбер рәхәт булып китә инде. Төшереп җибәргән рәсемнәрен блиндаж стенасына ябыштырып куябыз. 

- Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларың бик күп. Аларны анда очратканың бармы?

-“Дюмай” позвынойлы авылдашым ерак түгел хезмәт итә. Җае чыкканда янына барып йөрим. Ә башкаларны очратмадым.

-Монда калган умарталарың исеңә төшәме?

-Умарта искә төшә инде ул. Баштагы мәлдә гел күч карап йөрдем. Анда тартмалар күп бит. Берәрсенә тимерчыбык тартсам, барыбер бал җыярлар иде дип... Тик юк шул, анда бер күч тә калмаган инде. Куркышып беткәннәр. Хәтта кошлар да юк диярлек. Чын исеме ничектер, без аны урман чыпчыгы дип атыйбыз - бөтен күргән кошыбыз шул. Ә берничә фазан күргәнмен икән. Бер ел хезмәт дәверендә өч кәҗә күрдем. Ләтчәне исәпкә алмаганда, бөтен күргән җәнлек шул булды. Ә ләтчәләр күп. Ярый алар бар әле - безне кыр тычканнарыннан коткаручылар.

- Сугышка озак өйрәндеңме?

- Әйе, телевизордан карап утырган сугыш түгел бит ул. Анда атакаларны көчле музыка озата бармый. Куркыныч. Беренче тапкыр снаряд төшкәч, җир ыңгырашканын ишеттем. Ыңгыраша икән ул җир... Шулай да адәм баласы барысына да күнегә. Шартлауларга да, дроннарның шомлы дырылдавына да, хәтта аларның ирештереп торуына да. Ул кечкенә тимер кисәге белән  кеше идарә иткәнен аңласаң да, “менә атам, менә атам” дип ирештереп торуы сәер инде.

-Иң кыены нәрсә?

- Бәйләнешкә озак чыга алмаулар. Өйдә 92 яшьтән өстәге әнкәйнең борчылып ут йотуын, туганнарның, кызым, оныгымның хәбәр көтүен белеп торам бит. Өйдәгеләргә  хәбәр бирә алмасаң, үзеңә дә урын табып булмый. Әмма барыбыз да аңлыйбыз – шулай кирәк! Якыннарыннан хәбәр көткәннәргә сабыр булыгыз дип әйтәсе килә. Кайвакыт бәйләнешкә чыкмау гомерләрне саклап кала бит. Барыбыз да исән булыйк. Имин тормышта очрашырга язсын!- дип кыска вакытлы ялы төгәлләнгән “Терминатор” кичә хәрби частенә юлланды. Хәерле сәгатьтә! “Терминатор” булсаң да, фәрештәләр үзеңне саклап йөртсен!..

Эльмира Ибраһимова.

Автор фотосы.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: