Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 август 2024, 20:44

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм партиясен Кушнаренко районы халкы туплаган. Берничә атна дәвамында Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары район халкы белән бергә азык-төлек, дарулар, гигиена кирәк-яраклары, төрле төзелеш кораллар һәм башкаларны китерде. Волонтерлар һәм җирле оешмалар хезәткәрләре маскировка челтәрләре үргән, “коры душ”  һәм “гомер беләзекләре” әзерләгән.

–Йөк составында якташларга техника озаттык. УАЗ автомобилен –  Руслан Нигъмәтҗанов, мотоциклны Руслан Нургалиев тапшырды. Шулай ук СВО зонасына тагын  бер УАЗ илттек, аны район хакимияте әзерләде,  –  диде район хакимияте башлыгы Марат Латыйпов.

Яңа уку елы алдыннан Кушнаренко районы мәктәпләре Луганск халык республикасының генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге Петровское мәктәбенә спорт инвентаре һәм канцелярия товарлары әзерләп озатты.

Чыршы-Тартыш авылының беренчел бүлек тарафдарлары Карача-Елга авыл советы  һәм Чыршы-Тартыш авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Альбина Хәйретдинова белән берлектә азык-төлек, окоп шәмнәре, кораллар, маскировка челтәрләре, җылы киемнәр, газ баллончиклары, буржуйкалар һәм башкаларны әзерләп озатты.

–Солдатлар мунча өчен миндекләр бәйләүне үтенгән иде. Моны да эшләдек. Ир-егетләребез туган як яланнары исен тойсн өчен мунча миндекләренә хуш исле мәтрүшкә һәм әрем ботакларын да кушып бәйләдек, – ди активистлар.

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: