Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 август 2024, 14:20

Гуманитар конвой исән-сау барып җиткән

Узган атнада “Бердәм Русия” партиясе әгъзаларыннан, тарафдарларыннан, волонтёрлардан торган гуманитар конвой чираттагы тапкыр махсус хәрби операция зонасына юл алды. Гуманитар конвойның максаты –  якташ солдатларга бурычларын үтәгәндә уңайлырак булсын өчен транспорт чараларын, корылмалар, төзелеш кораллары, машиналар өчен радиоэлектрон көрәш системалары, дроннар детекторлары, маскировка челтәрләре, запчастьлар, азык-төлек, туганнарыннан шәхси посылкалар һәм башкаларны илтеп тапшыру.

Азык-төлек составында район халкының тырыш куллары әзерләгән тушёнкалар һәм боткалар да бар иде.

Делегация мөһим миссияне уңышлы үтәде. Берничә көннән соң волонтерлар ерак юлны үтеп, Луганск Халык Республикасында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә хезмәт итүче Стәрлебаш районы солдатлары белән очраштылар. Алар үзләре алып килгән әйберләрен, якыннарының һәм якташларының ихлас сәламнәрен тапшырдылар. Гуманитар конвойны оештыруда һәм озатуда катнашкан һәркемгә, шулай ук Стәрлебаш районы халкына һәм коллективларына актив ярдәмнәре өчен зур рәхмәт.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: