Берничә ай дәвамында Башкортстаннан командировкага җибәрелгән табиблар – Луганск Халык Республика халкының сәламәтлеге сагында.
Белгечлеге буенча кардиолог Гүзәл Гомәрова җирле халыкка гына ярдәм итеп калмаган, ул пациентлар белән беррәттән Красный Луч дәваханәсендә эшләүче коллегаларына да медицина ярдәме күрсәткән.
Хезмәт командировкасы вакытында Гүзәл Миңнегали кызы 2500 авыруны кабул иткән, 619 УЗИ һәм 1 338 пациентның брахиоцефаль артерияләренә УЗИ дуплекс сканерлавы процедуралары үткәргән.
-Мин үземне кардиолог түгел, күбрәк авыл табибы кебек хис иттем, чөнки кешеләр төрле диагнозлар белән мөрәҗәгать итәләр иде, – ди ул.
Исегезгә төшерәбез, әле ЛХРда Башкортстаннан 23нче медиклар бригадасы эшли. Алар Луганск халык республикасы кешеләренә сыйфатлы һәм бушлай медицина ярдәме күрсәтә.