Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 август 2024, 10:32

Дроннар, агач материаллары һәм башка кирәк-яраклар СВОга озатылды

Исән-имин кайтыгыз!

Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиевның Телеграм-каналыннан.
Фото:Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиевның Телеграм-каналыннан.

Республика кардиоүзәге коллективы махсус хәрби операция зонасының медицина частена гуманитар ярдәм җибәрде. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Бу юлы табиблар гигиена кирәк-яраклары, юрганнар һәм суыткыч сатып алганнар. "Безнең беренчел бурычыбыз — медикларыбызга да, хәрби хезмәткәрләребезгә дә ышанычлы тыл булдыру, аларга эшләү өчен бөтен шартларны тудыру. Без аларга иөрле яклап  ярдәм итүне дәвам итәчәкбез”, — дип белдерделәр Республика кардиология үзәгендә.

Илеш районыннан махсус хәрби операция зонасына 30 кубометрдан артык агач материалы озатылды. Муниципалитет хәбәр иткәнчә, хәрбиләргә гуманитар ярдәм формалаштыруда Үрнәк авылыннан эшкуарлар Вил һәм Данияр Кадыргуловлар һәм Айдар Харисов зур ярдәм күрсәткән. Агач материаллары  лесовозга төялгән, ул зур республика гуманитар конвоеның составында Донбасска таба юлга чыкты.

Бүздәк районыннан СВО зонасына чираттагы гуманитар конвой китте. Муниципалитет хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев үзенең telegram-каналында хәбәр иткәнчә, гумконвой хәрбиләргә азык-төлек һәм шәхси гигиена әйберләре генә түгел, ике автомобиль, мотоцикл, ун кубометр такта һәм башка милек тә илтәчәк.

Шулай ук гумконвой фронттагы якташларга генераторлар, рацияләр, антидрон одеяллар, инструментлар һәм материаллар, гигиена кирәк-яраклары, медикаментлар, газ баллоннары, дрон-камикадзелар, эретеп ябыштыру аппараты, көнкүреш химиясе, кер юу машиналары алып бара.

"Сугышчылар безнең ярдәмгә мохтаҗ, шуңа күрә гуманитар ярдәм җыюны туктатмыйбыз. Хәрбиләребезгә гуманитар йөк җыюда һәм илтеп җиткерүдә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт”, – дип билгеләп үтте Илнур Игъдиев. Гуманитар ярдәм күрсәтүдә район халкы һәм эшкуарлар катнашты.

Башкортстаннан СВОда катнашучылар өзелеп сагынган туган як җылысын алачак. Якташларыбызның көнкүреше җайга салынган – республика аларга төзелеш материаллары, кораллар, техника озата. Шуңа аларның мунчалары да, аны ягарга утын да, кайнар сулары да бар, әмма мунчаның төп атрибуты – миндекләре – җитешми.

Якташларыбыз янына барган журналистлар да моны үз күзләре белән күреп кайтты. Алар стационар мунчаларны да, тәгәрмәчләргә урнаштырылган мунчаларны да күргән. Ә менә каен агачы Донбасста бөтен җирдә дә үсми, ди, үссә дә, безнең каеннардан аерыла ди.

Агыйдел шәһәре халкы, моны белеп, якташларына мунча себеркесе әзерләгән. Шәһәр хакимияте башлыгы Денис Ирназаров хәбәр иткәнчә, Донбасска килгән вакытта  сугышчылар алардан миндек алып килүләрен сораганнар. "Донбасска барганда егетләр үзләренең көнкүрешләрен һәм үз куллары белән салынган мунчаларын күрсәттеләр. Шул вакытта ук башкорт каен себеркеләрен җибәрүне сорадылар", – дип яза үзенең telegram-каналында Денис Ирназаров.

Каен себеркеләре Агыйдел хәрбиләренә фронтта чираттагы гуманитар конвой белән озатылды. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Эдуард Кускарбеков.
Илеш районы хакимиятенең Телеграм-каналыннан.
Фото:Эдуард Кускарбеков.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: