Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 август , 22:32

Уфадан 130нчы гуманитар конвой юлга чыкты

Бүген, 14 августта, Уфадан Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр һәм мобилизацияләнгәннәр, үз теләкләре белән махсус хәрби операциягә  китүчеләргә адреслы ярдәм белән 130нчы гуманитар конвой юл алды. Йөкне озату тантанасында “Бердәм Русия” партиясенең Генераль советы секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы, РФ Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Якушев һәм Радий Хәбиров катнашты. Алар колоннаны озата баручы машина йөртүчеләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән аралаштылар һәм аларга яхшы һәм хәвефсез юллар теләделәр.

Хөкүмәт премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов хәрбиләр һәм зыян күрүчеләр өчен адреслы ярдәм җыю дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар, хакимиятләр, шулай ук битараф булмаган гражданнар тарафыннан оештырылган, дип сөйләде.

Йөк составына 32 автомобиль, агач материаллары, 6 мобиль мунча, рация, интернет-роутерлар, генераторлар, маскировка челтәрләре, “Рабица” челтәре, куб савытлар, автомобильләр өчен запас частьлар, янгын сүндергечләр, рюкзаклар, кием-салым, шәхси гигиена чаралары, шешәләргә салынган су, азык-төлек, медицина җиһазлары һәм медикаментлар һәм туганнары җыйган посылкалар керә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: