Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 август , 10:33

Гаиләсе бернәрсәгә мохтаҗ булмасын өчен

Аскын районы хакимияте башлыгы  Динис Йосыповның telegram-каналы.
Фото:Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыповның telegram-каналы.

Кичә Аскын районына махсус хәрби операция зонасына барырга теләк белдергән ике ир-атны озатканнар. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов хәбәр итте. Контрак буенча хезмәтне Үрмияз һәм Упканкүл авылларында яшәүчеләр сайлаган.

“Ир-егетләрнең берсе яңарак кына өйләнгән һәм туганнарының бернәрсәгә дә мохтаҗ булмавын тели. Икенчесе өйләнергә уйлый гына, әмма гаилә корганчы ныклап аякка басарга тели”, – дип яза Динис Йосыпов.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Аскын районында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы гуманитар конвой җыю эшләре бара. Бу эшкә  районнан читтә яшәгән  битараф булмаган аскынлылар да кушыла. Бу көннәрдә Уфада яшәүче эшкуар Илдар Нурмөхәммәтов хәрбиләргә җиһазландырылган мотоцикл тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, Русия президенты Владимир Путин СВОда  катнашу өчен 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегәннәргә бер тапкыр бирелә торган 400 мең сум күләмендәге түләү турындагы указга кул куйды.  Моңа кадәр республика Башлыгы йөкләмәсе буенча контрактчыларга  бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде. Шулай итеп, федераль түләүләрне дә исәпкә алып, Башкортстан хәрбиләре җәмгысе 1 млн 205 мең сум акча алачак.

Контракт төзү буенча кызыксындырган сорауларны  Ситуацион үзәккә (номерлары – 122, (347) 218-19-19) яисә сайлап алу пунктына (347) 248-29-31 шалтыратып белергә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: