Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 август , 15:48

Сагынып көтәбез

Җир йөзендә тизрәк тынычлык урнашсын инде.

3 яшьлек Таисия бертуктаусыз әнисеннән әтисе турында сорый-сорый да шунда ук үз-үзенә җавап биреп тә куя: ”Әтием, тиздән кайтачак, без бергә таганда атыначакбыз. Шуннан зоопаркка, циркка барачакбыз.... Әйеме, әнием”.
Бу ихлас, матур кызчыкка карыйсың да үзең уйларга бирелеп китәсең... Әйе, әлеге көндә күпме балалар кадерле әтиләрен шулай сагынып көтә. Йә, Ходаем. Җир йөзендә тизрәк тынычлык урнашсын инде. Бала-чагаларның күз яше түгелмәсен. Шушы көннәрне якынайтыр өчен барыбызның тынычлыгын саклап, махсус хәрби операциядә катнашкан әти-абыйлар безнең – бүгенге геройларыбыз.

Шуларның берсе – “Суетолог”, “Кузнец” позывнойларын йөрткән ир узаманы. Ул Бишбүләк районының Куш Елга авылында туып-үсә. Гаиләләрендә биш бала тәрбияләнә. Аның ике абыйсы, апасы һәм сеңлесе бар. Егет бала чактан эшкә өйрәнеп, чыныгып үсә. Әнисе авыл фермасында – савымчы. Аның да эше бик авыр. Үсмер фермага барып ярдәмләшеп йөри. Менә шулай һәр эшнең нечкәлекләренә төшенеп, чыныгып, көчле ихтыярлы, тирә-якка игътибарлы, итагатьле булып егет чорына җитә. Кузнецовлар гаиләсе бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп күркәм дөнья көтә. Балалар да, өлкәннәргә карап, тәртипле булып буй җиткерә. Әти-әнисе дә тырыш, егәрле булгач, гаилә җитеш, мул тормышта яши.
“Кузнец” IХ сыйныфта укып йөргән чагында шушы ук мәктәптә бер сыйныфка түбән укыган Крестина исемле кыз белән дуслашып китә. Дәрестән соң гел бергә кайталар. Егет кызны курчалап кына йөртә. Шул чактагы матур хатирәләргә кайтып, Крестина Сергеевна:

- Әйе, безнең дуслыгыбыз мәктәп елларыннан башланды. Арытаба бер-беребезгә булган мөнәсәбәтебез саф мәхәбәт хисләренә әверелеп китте.
Мәктәптән соң Уфадагы урман хуҗалыгы тежникумының ландшафт дизайны бүлеген тәмамладым. Ә егетем Октябрьский шәһәрендәге Сергей Кувыкин исемендәге нефть колледжын бетерде. Соңыннан икәүләп Мәскәү шәһәренә юлландык. Бер ел эшләгәч, өйләнешеп, матур итеп туй ясадык. Шуннан ике елдан соң көтеп алган кадерле балабыз Таисия туды. Әлеге аңа –3 яшь, – ди.

– Күз тимәсен, бигрәк сөйкемле бала! – дип сокланып куям.

– Аллага шөкер! Дөньядагы хәл кинәт гаиләбезнең бәхетле көннәрен уйламаган юнәлешкә борды. 2022 елның 21 сентябреннән кызым белән икәүләшеп дөнья көтәбез. Моңа кадәр ирем бар нәрсәне үзе башкаргач, арытаба тормыш йөген үземә тартырга, белмәгәннәренә төшенергә, өйрәнергә туры килде.
Башта югалып калдым. Җитмәсә, ул вакытта үзебезнең Мәскәүдәге фатирыбызда ремонт башлаган идек. Шулвакыт “Тормышны ничек дәвам итәргә?” дигән сорау башымнан чыкмады. Әлбәттә, тәүге көннәр шулкадәр авыр булды. Әле дә тыныч сөйли алмыйм (Крестинаның күзләреннән яшьләр тама. – Автор). Ярты ел төшенкелеккә бирелеп йөрдем. Бернәрсә дә аңламыйм... Әле дә әти-әнием, туганнарым ярдәм итеп, кызымны карашты.
Шулай да кеше бар нәрсәгә өйрәнә икән, дөньяны ничек бар, шулай кабул итә башлый. Әле бераз тынычлана төштем, бирешмәскә тырышам. Әгәр үземне бүген кулга алмасам, сугыштагы иремә ничек таяныч булырмын соң, дидем дә бар көчемне туплап, кызыма да кәефсез чагымны сиздермим. Чөнки иремнең сау-сәламәт кайтуын теләп, аңа да илһам, дәрт өстәргә тырышам. Ходаем, тизрәк Җиңү көннәре килеп җитсен, бар бала-чагаларга аталарын имин-сау көтеп алырга язсын инде, Аллаһы боерса!

– Амин. Шулай булсын! Кызыгыз Таисия көн дә әтисен сорап кына торгач, сезгә икеләтә кыендыр...

– Әйе, әнә, ишеттегез бит, хәзер хәтта минем әйткәнемне дә көтеп тормый, үзенә-үзе җавап биреп, тынычланырга өйрәнде. Әтисе киткәндә аңа яшь ярым гына иде. Хәзер видео аша сөйләшкәндә, телефонны сыйпый-сыйпый елап ала. Махсус операциягә тиклем ирем кызымны да, мине дә нык иркәләп кенә торды, Аллаһыга шөкер! Таисия кызыбызны алдыннан төшерми, аның белән рәхәтләнеп уйнарга ярата.

-Тормыш иптәшегез ялга кайткач көннәрегез ничек үтте?

–Күбрәк якыннарыбыз һәм туганнарыбыз белән булырга тырыштык. Бәхетле, бергә булган көннәребез тиз генә үтте дә китте. Туган Башкортстаныбызга, әти-әни, каенана-каенатабыз янына кайтып килдек. Санаулы гына, тик бәхетле булган мәлебез әле күңелләребезне җылытып тора.

–Тормышта еш кабатларга яраткан сүзегез бармы?

– Барысы да яхшы булачак, – дип көн дә әйтеп торам. Тормыш иптәшем, Туган иленең чын патриоты буларак, туган җиребезнең, әти-әниләребезнең кадерен белә. Мәктәп елларыннан ук ул көчле рухлы булып, түземлелек һәм сабырлык сыйфатларын тәрбияләгән иде. Шуңа да илебезне саклау өчен алгы сафка басты бит ул. Әлбәттә, иремнең шундый курку белмәс, батыр йөрәкле булуы белән горурланам. Тизрәк тынычлык урнашып, бар әтиләр балалары белән очрашсын иде, дип телим.

– Изге теләкләрегез тормышка ашсын, Крестина Сергеевна!



Зөһрә ХӘКИМОВА.
Фото: Гаилә архивыннан

 

Сагынып көтәбез
Сагынып көтәбез
Читайте нас: