Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 август , 02:32

"Кулдан килгәнчә ярдәм итәбез"

vsyo-so-skidkoj.ru
Фото:vsyo-so-skidkoj.ru

Илебездә соңгы ике елдан артык  вакыт дәвамында махсус хәрби операция  бара. Әлбәттә, гомуми мобилизация игълан ителмәде, күпләрнең гаиләләреннән ир-егетләр я өлешчә мобилизация буенча, я контракт буенча килешү төзеп, СВОга юлланды. Шулай да, алар өчен бөтен ил белән җан атабыз. Алар өчен кайгырабыз, кулдан килгәнчә тылда ярдәм итәргә тырышабыз.

Бу уңайдан авылга кайтканда Тәтешле районы Шулган авыл советы биләмәсе башлыгы Энҗе Рәфил кызы Бәдертдинова белән әңгәмәләштем.

“Бүгенге көндә  32 ир-егетебез махсус хәрби операциядә. Шуларның бишесе бездән китмәде, әмма алар бездә туып-үскән, әти-әниләре шушы авыл җирлегендә яши. Аларга, мөрәҗәгатьләрен искә алып, төрлечә ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Печән, утын белән ярдәм итәбез. Әле күптән түгел генә үзебезнең Крупская исемендәге  авыл хуҗалыгы СВОда катнашучыларның гаиләләренә рулонлы печән таратты. Газ өчен түләүләргә килгәндә, бу уңайдан  (билгеле ки, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре теге я исә бу сәбәпләр аркасында шәхси исәп приборлары кулланып булмаган фатир яисә йортларда яшәгән очракта, аларны СВОдагы туганнары өчен түләүләрдән азат итәләр. – Авт.), өлкән яшьтәгеләргә документ эше артыннан йөрергә, хәрби комиссариаттан белешмәләр юлларга булышабыз. Төрле бәйрәмнәрдә илебез иминлеге өчен көрәшкән ир-егетләребезнең туганнарының күңелләрен күрергә, аларга   кулдан килгәнчә  төрле яклап ярдәм итәргә тырышабыз”.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: