Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 август , 22:58

Евгений Поддубный: "Бик нык яшәргә теләгәнем истә..." ( ВИДЕО)

7 август кичендә хәрби корреспондентның машинасына ВСУ беспилотнигы һөҗүм итте.

ВГТРК телеканалының хәрби корреспонденты Евгений Поддубный Курск өлкәсендә ВСУ беспилотнигы һөҗүменә дучар булып, каты яраланганнан соң тәүге интервьюсын биргән. Үзенең тәэссоратлары белән  ул журналист Евгений Попов белән уртаклашкан.

“Машинада ут-ялкынны хәтерлим, машинага атканнары истә,  бик нык яшәргә теләгәнемне хәтерлим”, – ди ул.

Курск өлкәсендәге хәлләрне яктырткан хәрби корреспондент Евгений Поддубный 7 август кичендә ВСУ беспилотнигы һөҗүменә дучар булды. Дрон атакасыннан соң ул исән кала алды. Әмма авыр хәлдә дәваханәгә эләкте. Журналистның тәне пешкән, башы нык җәрәхәтләнгән.

Яраланган Поддубныйга  әти-әниләрен эвакуацияләгән мәскәүле ир тап булган. Николай Рыльский түбәндәгеләрне сөйли:

“Суджага керергә тырыштым. Таудан төшкәндә тәүге янган машиналарны күрдем. Беспилотниклар оча иде. Күләгәне һәм юл читендә шартлауны күрдем. Борылдым,  кире киттем. Евгенийның (Поддубныйның) янган машинасын күрдем”, – дип сөйли Рыльский.

Николай Поддубныйны үзенең машинасына утырта һәм дәваханәгә кадәр илтеп куя. Юлда барышлый  һушын югалтмасын дип, ул военкорны сөйләндерергә тырышкан. Аның сүзләренчә, Поддубныйның ертылып беткән киеменә кан сеңгән булган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: