Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 август , 12:10

Коры душ ясап җибәргәннәр

Кырмыскалы районының Телеграм-каналыннан.
Фото:Кырмыскалы районының Телеграм-каналыннан.

Кырмыскалы районы активистлары  махсус операция зонасындагы якташларыбызга коры душ яса п җибәргәннәр. Бу юлы гуманитар ярдәмне Олыкүл авылы халкы күрсәткән, дип хәбәр итәләр район хакимиятендә.

Коры армия душы фибротукымадан ясалган губкадан һәм бактерицид үзлекләргә ия, дымны яхшы сеңдерә торган бер тапкыр кулланыла торган тастымалдан тора. Губка гипоаллерген гельга манчылган. Гель дезинфекция тәэсиренә ия. Мондый юыну чарасын куллануга бик аз су таләп ителә.

“Катлаулы шартларда гигиена таләпләрен үтәү һәм төрле авыруларны  профилактикалау белән шөгыльләнү бик мөһим. Аеруча бу җәйге вакытта, гигиена чараларын кыр шартларында үтәргә кирәккәндә актуаль”, – ди активистка Олеся Королёва. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: