Аларның йортына килеп керү белән бар җирдә тәртип, пөхтәлек күзгә чалына. Һәр нәрсә үз урынында, бүлмәләр зәвык белән бизәлгән. Зур бүлмәдә бала бишеге эленеп тора. Хәзерге заманда бу бик сирәк күренеш лә ул. Ә бишек бүлмәгә ниндидер серлелек өстәгән сыман тоелды миңа. Гомумән, өйдән әйтеп бетергесез җылылык нуры бөркелә. Мин барып кергәндә йортның уңган хуҗабикәсе Гөллирә ханым, каенанасы Айгөл апа һәм каенсеңлесе Алсу белән чәй эчеп утыра иде. Бу өлгеле һәм тату гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Ә гаилә башлыгы, “Башкорт” позывнойлы ир узаманы барыбызның тынычлыгын саклап, махсус операциядә иле алдындагы изге бурычын намус белән үти. Аны күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен “Хәрби батырлык өчен” медале белән бүләкләгәннәр.
Бүген сезгә соклангыч, өлгер, уңган йорт хуҗабикәсе белән булган әңгәмәбезне тәкъдим итәбез. Без сөйләшкән арада сүзгә каенанасы белән каенсеңлесе дә кушылып китте.
– Йортта алтын куллы хуҗа яшәгәне әллә кайдан күренеп тора. Гөллирә ханым, гаиләгез хакында сөйләгез әле.
– Рәхмәт. Әйе, тормыш иптәшемнең кулы – алтын. Белмәгән эше юк. Үзебез салган йортта яшибез, Аллага шөкер!Тыныч, матур гына яшәп ятканда, кинәт дөньялар үзгәреп китте дә тормыш иптәшем үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте. Әлбәттә, барыбыз белән киңәшләшеп, шулай уртак фикергә килеп, илебезнең тынычлыгын саклау – борынгыдан килгән изге бурычны үтәү өчен ул яуга юлланды. Сау-сәламәт кенә йөреп, тизрәк җиңеп кайтуларын теләп кенә йөрибез.
Хәләл җефетем белән апамның туенда таныштым. Ул да шушы авыл егетенә кияүгә чыкты. Мине алдан туйга әзерләнергә кайтырга кушкан иделәр. Бу вакытта алган һөнәрем буенча Уфада товар белгече булып эшләп йөри идем. Туй бик матур үтте. Шунда икебез дә бер-беребезгә тәү караштан гашыйк булдык. Арытаба ныклап дуслашып киттек, егетем дә башкалага килеп эшкә урнашты. Бер елдан соң өйләнештек. Азак инде авылга кайткач, каенана-каената йортында тату, матур итеп 5 ай яшәдек. Тормыш иптәшем башта йорт төзер өчен бар кирәк-ярак әйберләрен хәстәрләп-җыеп алды да шушы йортны үз көче белән салып та куйды. Аллага шөкер. Тормышымнан уңдым, бәхетемә күз тирмәсен! Әнә, мәхәббәт җимешләребез – өч улыбыз үсеп килә. Зур улыбыз Тимур Каратал мәктәбенең 7нче сыйныфын тәмамласа, уртанчысы Илсурга – 6 яшь. Ә кечебезгә яшь ярым булды.
Тормыш иптәшем – тырыш, эшсөяр, ярдәмчел кеше. Күзгә генә карап тора. Иртә таңнан торып, бар йорт эшләрен башкарып та өлгерә. Хәтта аш бүлмәсенә кереп, ниндидер бер тәмлекәч пешереп куя әле. Яудан 10 көнлек ялына кайтканда да өйдәге ир кулы җитмәгән эшләрне башкарып, төзәтеп, рәтләп, бар җирне тәртипкә китерде. Ул бер минутын да бушка уздырмый. Улларын да шулай тәрбияли. Әле әтиләре өйдә булмагач, бар ир-ат эше аларның җаваплылыгында. Бигрәк тә Илсур улыбыз әтисенә охшап, нык чисталык ярата. Бүлмәләрне карап кына тора. Шуңа да һәркайда – тәртип һәм чисталык. Ул тузан суырта башласа, абыйсы идән юарга тотына.
– Әнә, бүлмәдә эленеп торган бишек нинди матур гына...
– Әйе, хәзер авылларда бишекләр юк, диярлек. Безнең Артурыбыз шунда гына йоклый. Бишеген дә нык ярата. Йокысы килсә, йөгереп бара...
– Кечкенә Артурны абыйлары карашамы?
– Әлбәттә, алар – минем зур ярдәмчеләрем. Тагы да шушы авылда яшәгән каенанам белән каенатама рәхмәтлемен. Кайнам кирәк чакта килеп җитә, балаларымны карап тора. Ярый әле янымда ул бар. Шулай ук үземнең әти-әнием һәм туганнарымның ярдәме бик зур. Үрге Җаекбай авылыннан килеп җитәләр. Нык рәхмәтлемен. Сау гына булсыннар инде.
– Әйе. Сез бәхетле. Яныгызда каенанагыз бар. Сезнең гаиләдә килен-каенана мөнәсәбәте бик җылы икәне сизелеп тора. Айгөл апа, улыгыз бала чагында ниндирәк булды?
– Улыбыз кечкенәдән эш яратып, хезмәт белән чыныгып үсте. Әтиләре нык таләпчән, усал холыклы кеше булгач, аны тыңлап кына торды. Кушылганны тиз генә үтәп тә куя торган иде. Үзем савымчы булып эшләгәч, иртә белән эшкә китәм. Алсу апасы белән улым да иртә торып, өйдәге бар эшләрне башкарып куя иделәр. Урам буенда вакыт уздырып йөрмәделәр. Малай булгач, улымда шуклык та бар бит инде. Тегенди-мондый эш бозса, әтисе сорап та тормый чәчен тап-такыр итеп ала да куя иде. Бер-ике тапкыр булгандыр бу хәл. Шуннан соң урам буйлап йөрергә уе да, вакыты да булмады улымның.
Армия хезмәтен Дагыстанда үтте. Командирыннан Рәхмәт хаты алдык. Улыбыз батырлык күрсәткән икән. Ул курку белмәс, батыр, тырыш, кыю булды бар җирдә дә. Әле дә илне саклау бурычын намус белән үти. Оныкларым да илнең тынычлыгы ир-ат кулында икәнлеген бик яхшы аңлый. Чөнки аталары аларны шулай көчле, рухлы итеп тәрбияләргә тырыша.
– Алсу, балачакта энеңне карап кына йөрттеңме?
– Киресенчә, үзем апа булсам да, ул мине карады. Без туганым белән үзара нык дус булып үстек. Өйдәге бар эшләрне бергә башкара торган идек. Таң белән торып бакчадагы чүп үләннәрен утый идек. Бергәләп спорт белән дә шөгыльләндек. Аннан өлге алырга була. Әле шуңа да дөньялары бар яктан да ялтырап тора. Әнә, урам эчендә улларына эшләгән спорт мәйданчыгы ничек соң? Балаларының спорт яратып, көчле булып үсүен тели бит ул. Әллә кайда барып шөгыльләнергә түгел, барысы да якында гына. Теләгең генә булсын. Күнекмә өчен бар спорт корылмалары да куелган. Телефон тотып өйдә утырмасыннар өчен барысына да яшьләренә карап, мотоцикл, велосипед сатып алды. Әйдә, саф һавада рәхәтләнеп йөрсеннәр.
– Гөллирә ханым, авыл җирендә яшәгәч, мал-туар да тотырга кирәк бит. Анысына да өлгерергә кирәк...
– Шулай. Без тик атлар гына асрыйбыз. Тормыш иптәшем моңа кадәр печәнен чабып, солысын хәстәрләп киткән иде. Үзебезнең трактор белән печән чаба.
– Бакчагыз зур гына, улларыгыз ярдәм итәме?
– Илсур улыбыз кыяр ярата. Шуңа үзе су сибә, тәрбияли. Гомумән, ул – нык игътибарлы бала. Әтисенә охшап, тәртип урнаштырып кына тора. Чөнки бала чактан гел әтисе белән йөреп үсте. Әле берәр җирдә җитешсезлек күрсә, әйтеп кенә калмый, төзәтеп тә куя.
– Гөллирә ханым, әтиләре яуда булган балаларга, тормыш иптәшләре махсус операциядә катнашкан аналарга нинди теләкләр әйтерсез?
– Иң мөһиме, сабырлык кирәк. Ничек кенә авыр булмасын, түзәргә инде. Яуда йөргән якыннарыбызны яхшы хәбәрләр белән генә куандырыйк. Бар балаларның да аталы булып үсүләрен телим. Ә без – аналар, үзебезне кулга алып, бар нәрсәне салкын канлылык белән кабул итеп, тыныч булыйк. Балаларыбызга да җиңелрәк булыр. Җиңүгә ышаныйк. Алла боерса, бу көннәр тизрәк килеп җитәргә язсын!
– Изге теләкләрегез тормышка ашсын, Гөллирә ханым.
Зөһрә ХӘКИМОВА әңгәмәләште.
Баймак районы,
Каратал авылы.
Фотолар авторның гаилә архивыннан алынды.