Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 август 2024, 20:11

Төзүчеләр көне белән!

Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада чыгыш ясады.

Төзүчеләр көне белән!
Төзүчеләр көне белән!

Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада чыгыш ясады. Төбәк Башлыгы төзелеш өлкәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

-Август һәрвакыт иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Төзүчеләр көне белән ассоциацияләнә. Сезнең һөнәрегез иң гуманлы, чөнки ул төзүгә, булдыруга багышлана –  бу зур хөрмәт һәм зур хезмәт, - диде Радий Фәрит улы. –Архивларны өйрәнгәндә, Уфаның ничек барлыкка килгәнен, Башкортстанның ничек төзелгәнен күрәбез. Сез тигез җирдә шәһәрләр төзегәнсез, хәзер аларда 150 мең кеше яши. Заводлар төзегәнсез. Бездә һәрвакыт төзелеш мәктәбе көчле булган. Бәйрәм уңаеннан төзелеш өлкәсенең ветераннарына зур рәхмәт җиткерәм. Нәкъ сез республиканы матур, ә илне ныклы итәсез.  

Республиканың төзелеш комплексы яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Башкортстан елдан-ел Идел буе федераль округында һәм тулаем Русия Федерациясендә торак тапшыру буенча алдынгы позицияләрен ныгыта. Узган ел рекордлы 3,3 млн квадрат метр торак төзелгән.

-Быел планнарда - бу югары планканы саклап калу. Без ил Президенты куйган бурычны хәл итүне максат итеп куябыз – 2030 елга ел саен 4 млн квадрат метр торак тапшыру, -диде Радий Хәбиров.
Төзелеш комплексында төрле һөнәр ияләре – архитекторлар, инженерлар, проектлаучылар, кранчылар, эретеп ябыштыручылар, арматурчылар, машина йөртүчеләр, катнаш тармак хезмәтчәннәре эшли. Аларның һәркайсы яшьләр өчен лаеклы үрнәк булып тора. Алдынгылар бу көнне республика Башлыгы кулыннан дәүләт бүләкләре алды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: